Соколов Леонид Михаил улы
Леонид Михайлович Соколов
( 1908 -1981)
Советлар Союзы Герое Леонид Соколов 1908 елның 28 апрелендә Бимери бистәсендә (Татарстан Республикасының Биектау районы) хезмәткәр гаиләсендә туа.
Казан шәһәрендә яшәгән һәм укыган. Урта мәктәпне тәмамлый, шәһәр аэроклубында моторчы булып эшли, очучылык эшенә укый. 1932 елда ул Кызыл Армиягә алына. 1933 елда демобилизацияләнә.1937 елда Соколов аэроклубны тәмамлый, анда очучы – инструктор, соңрак Авиация звеносы командиры булып кала. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, 1942 елның маенда яңадан Кызыл Армиягә алына. 1942 елда командирлык курсларын тәмамлый, шул ук елның декабрендә фронтка җибәрелә. 1945 елның маенда ул гвардия майоры була, 230 хәрби очыш ясый, 62 һава сугышында катнаша, анда 17 самолетны бәреп төшерә.
Сугыштан соң совет һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1958 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Смоленск шәһәрендә яши һәм эшли.
1981 елның 12 маенда вафат була. Смоленскта күмелгән.
Бүләкләре
1945 елның 27 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Соколов «командование биремнәрен үрнәк үтәү һәм немец-фашист басып алучылары белән сугышларда батырлык күрсәткән өчен» Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә һәм Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була (№ 8654).
Өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
