Ахманов Алексей Осип улы
Алексей Осип улы Ахманов
( 1896-1949)
Советлар Союзы Герое Алексей Осипович Ахманов 1897 нче елның 25 февралендә (искечә 9 мартында) Татарстанның Биектау районы Алат авылында туган.
1915 елның августыннан Рус император армиясендә 4 нче Симбир укчылар полкында хезмәт итә. 1916 елда бу полкта укыту командасын тәмамлый. Озак тормый полк белән кече унтер – офицер дәрәҗәсендә Беренче Бөтендөнья сугышына Көнбатыштан фронтка җибәрелә.
1919 елның июлендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1920 елда 1 нче Казан пехота командасында курсын тәмамлый. 1920 елның март- апрель айларында 4 нче запас полкта взвод командиры була. Гражданнар сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышында да катнаша. 1941 елның июнь- август айларында Көнбатыштан фронтның 27 нче танк дивизиясе командиры була. Бу вакытта дивизия Барановичи, Могилев шәһәрләре тирәсендә оборонада тора һәм тулысы белән диярлек тар- мар ителә. А.О. Ахманов, калган сугышчылар белән берлектә, 1941 елның 28 июлендә генә Смолинск өлкәсендә чолганыштан чыга.
1941 елның августыннан тылда 105 нче һәм 102 нче танк бригадасы оештырыла. 1941 нче елның сентябреннән резерв фронтының 24 нче армиясендә автобронетанк гаскәрләре начальнигы була. Аның составында 1941 нче елның октябрендә Вязьма тирәсендә кабат чолганышта кала. Исән- сау чолганыштан чыгу насыйп була. 1941 нче елның ноябреннән Калининград фронты автобронетанк гаскәре начальнигы, 1942 елның февраленнән Калининград фронтының танкларны сугышта куллану гаскәре җитәкче ярдәмчесе итеп билгеләнелә. Мәскәү асты сугышларында катнаша. 1942 нче елның июль- октябрь айларында Калининград фронтының 81 нче елның октябрендә Дон фронтында 1 нче гвардия армиясенең танклар гаскәре җитәкче ярдәмчесе була. Сталинград сугышларында катнаша. 1942 нче елның ноябреннән Көньяк- Көнбатыш фронтында (1943 нче елның октябреннән Украин фронтында) танкларны сугышта куллану буенча автобронетанк идарәсе начальнигы ярдәмчесе була. Ростов, Воронеж Өлкәләрен, Донбассны, Сулъяк яр Украинаны азат итүдә катнаша. Танк гаскәрләренең генерал- майор дәрәҗәсенә күтәрелә.
1944 елның апрель аеннан 2нче, 3нче Украина фронтында 23 нче танк корпусы белән командалык итә. Ясско- Кишинев һәм Дебренценск һөҗүм итү операцияләрендә, Румыния, Венгрия һәм Австралия азат итүдә катнаша.
Оста җитәкчелеге һәм күрсәткән батырлыклары өчен СССР Югары Совет Президиумы Указы нигезендә 1945 елның 28 апрелендә танк гаскәрләре генерал- лейтенанты А.О.Ахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.
Сугыштан соң да 1947 елның октябрь аена кадәр ул 23 нче танк корпусы белән командалык итә. Бу корпус аннан соң 23 нче танк дивизиясе булып формалаша.
1948 елда К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиясен тәмамлый.
1948 елның апреленнән Белорусс хәрби округның бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр белән җитәкчелек итә.
1949 елның 17 ноябрендә үлә.
