Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы
Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы
( 1914-1947)
Советлар Союзы Герое Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы 1914 елның 1 гыйнварында Голубовка бистәсендә (хәзерге Украинаның Луган өлкәсе Киров шәһәре) шахтерлар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе Татарстан Республикасы Биектау районы Ямаширмә авылыннан. 20 нче еллар азагында Батыршиннар Ямаширмәгә даими яшәү урынына кайталар.Украина ССРның Ворошиловград (хәзерге Луганск) өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә урта мәктәпнең җиде классын һәм тау сәнәгате техникумын тәмамлый. 1932 елдан Казан заводында, 1934 елдан – Ворошиловград өлкәсенең Голубов руднигының 22 нче шахтасында маркшейдер булып эшли. 1936 елның октябреннән чик гаскәрләрендә. 1937 елда Посьет чик буе отрядында кече команда составы мәктәбен тәмамлый, шул ук отрядта хезмәт итә. 1938 елда Хәсән күле районында Япон милитаристлары белән сугышларда катнаша.
Посьет чик буе отряды маневр төркеме кече командиры Батыршин 1938 елның 31 июлендә «Заозерная» биеклеге районында (Хәсән күленең көньяк яры), чик буе начальнигы полковник К. Е. Гребенникның команда пунктын каплап, дошманның ут нокталарын баса. Японнар чик сакчыларын чолгап алырга тырышканда, Г.Ә. Батыршин сугышчыларның чигенүен тәэмин итеп, утны үзенә җәлеп итә. Үзе яраланып, дошман утыннан каты яраланган командирны эзләп таба һәм сугыш кырыннан алып чыга.1938 елның 1 августына каршы төндә аның бүлеге «Заозёрная» биеклегендә күп санлы дошман белән уңышлы сугыш алып бара.
СССР Югары Советы Президиумының 1938 елның 25 октябрендәге Указы белән, Хәсән күле районы оборонасында күрсәтелгән хәрби биремнәрне үрнәк үтәү һәм геройлык өчен,кече командир Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улына Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Махсус аерма билгесе булдырылганнан соң аңа «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Ул СССРның иң югары дәрәҗәсе белән билгеләнгән чик сакчылары арасында иң беренчесе була. 1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947 елның 30 октябрендә майор Г.Ә. Батыршин Токиодагы Япониянең төп хәрби җинаятьчеләре өстеннән Халыкара хәрби трибуналында шаһит буларак күрсәтмәләр бирә.1947 елның 11 декабрендә, авиация һәлакәтендә үлә: самолет тайфунга эләгә һәм Тын океанга төшә.
