Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Липатов Николай Дмитрий улы

Николай Дмитрий улы Липатов

(1916 – 1944)

Советлар Союзы Герое Николай Дмитриевич 1916 елда Татарстан Республикасы Биектау районы Тимошкино авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлый. Колхозда эшли. 1936 елдан 1938 елга кадәр армиядә хезмәт итә. 1940 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Казан оптика-механика заводында (Дәрвишләр бистәсе) грузчик, җыючы-механик булып эшли. 1942 елның апрелендә яңадан армиягә алына.

Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елның апреленнән хәрәкәттәге армиядә. Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Яраланган, контузияләнгән.

Польша территориясендә Варшавага керү юлына һөҗүм итү сугышлары вакытында аеруча аерылып тора.

1944 елның 13 августында Грабув авылы өчен сугышта, батальонның бөтен шәхси составы сафтан чыкканда, батарея идарәсенең взводы контратакага күтәрелгәч, дошманның пехота һәм танклары һөҗүмен кире кагу өчен Николай Липатов взводны алга җибәрүгә комачаулаган дошман пулеметына ташлана һәм аны үз гәүдәсе белән каплап, тынып калырга мәҗбүр итә.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 26 октябрендәге Указы белән, немец басып алучыларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Липатов Николай Дмитриевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).

Грабшизна авылында җирләнә. Соңрак Варшавадагы (Жвирка һәм Вигура ур.) совет сугышчылары зиратының 374-нче номерлы туганнар каберлегенә күчерелеп күмелә, анда Варшаваны азат итү өчен сугышта һәлак булган 22 000 гә якын солдат һәм офицер күмелгән. Ленин, Кызыл Байрак орденнары, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Николай Дмитриевич Липатов исемен Казанның Совет районындагы урам йөртә (Дәрвишләр торак массивы). Герой бюсты да шунда урнаштырылган. 22 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Н. Д. Липатовка багышланган музей һәм мемориаль бүлмә бар. Дәрвишләр бистәсендәге Правда урамы буенча 28/9 номерлы йортта мемориаль такта урнаштырылган.

Николай Липатовка һәйкәл Биектау районының Шәпше авылында урта мәктәп янында урнаштырылган.