Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исхак Исламов

Исхак Ибраһим улы Исламов

( 1865 – 1929)

Исхак 1985 елның 27 июнендә Кронштадта 1-нче флот экипажының унтер-офицер гаиләсендә туа. Аның әтисе Ибраһим Исламов Биектау районы Айбаш авылыннан.

1885 елның көзендә штурман бүлеге буенча «Диңгез ведомствосы техник училищесында» укуын тәмамлый, флот штурманнары корпусының подпоручигы исемен ала һәм «1-нче император высочествосы генерал-Адмирал Константин Николаевич экипажына» керә. Берникадәр вакыттан соң ул «Юлбасар» клиперына күчерелә һәм 1887-1890 елларда анда дөнья буйлап йөзә.

1894 елда Исламов «Николаев Диңгез академиясе»нең гидрография бүлеген тәмамлый һәм алга таба диңгез экспедицияләрендә гидрограф буларак катнаша. 1897 елда Каспий диңгезендә Карабугаз култыгын тикшерү буенча экспедициядә катнаша.

Ул 1898 елның 22 июнендә Хәрби-диңгез флоты лейтенанты дәрәҗәсен ала. 1899 елның 2 маеннан 16 августына кадәр ул С. О. Макаров җитәкчелегендә Шпицбергенда «Ермак»  бозваткычын сынау сәяхәтендә катнаша. Экспедиция вакытында ул метеорологик һәм гидрографик күзәтүләр үткәрә. Җыелган материаллар Исламов тарафыннан «Гидрография буенча язмалар» журналында басылган мәкаләдә тәкъдим ителә, аннары аерым китап булып бастырыла. «Ермак»та  Исламов хезмәте 1901 елга кадәр дәвам итте.

Ул Порт-Артурдагы «Севастополь» броненосецында өлкән штурман офицеры вазыйфасында, 1904-1905 еллардагы Рус-Япон сугышларында катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен берничә орден белән бүләкләнә.

1910-1911 елларда Исламов Амур елгасындагы «Вихрь»  һәм «Шквал» кораллы көймәләр белән җитәкчелек итә. 1912 елның 6 декабрендә 1 нче дәрәҗә капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул Хабаровск шәһәренең елга базасының башлыгы булып та эшли.

1917 елда гидрографлар корпусы генерал-майоры дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән отставкага китә. 1917 елда ул армия, флот һәм эшчеләрнең Гельсингфорс мөселман башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Ул 1918-1919 елларда Ак армия составында Гражданнар сугышында катнаша, Одесса хәрби портында хезмәт итә. 1919 ел ахырыннан, Константинопольдә ак эмиграциядә, ул Россия диңгез базасының гидрографик өлешен җитәкли. Ул «Диңгез офицерлар союзы» советы вице-председателе вазыйфасын үти, Истанбул диңгез училищесында укыта, рус телендә татар тамырлары сүзлеге төзи.

1929 елның 3 июнендә Истанбулда үлә.