Солтан Габәши
Солтан Габәши
(1891-1941)
Солтан – Әхмәт Габәши 1891 ның 1 маенда Казан губернасы Казан өязе, Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы Кече Солабаш авылында туа. Аның әтисе- Хәсәнгата Габәши заманының мәшһүр дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе була.
Солтан Габәши иң яхшы татар мәдрәсәләрендә – Уфада «Госмания» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә, аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Уфада Оренбург Диния нәзарәтендә имтихан тапшырып, имам-хатыйб вазыйфасын биләргә хокук ала. Уфада исә Габәши училище тәмамлый һәм Казанга тәмам күченеп килгәч, 1915 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә.
Солтан Габәши үзенең музыкаль эшчәнлеген 1909 елда Уфада әдәби- музыкаль кичәләрдә катнашудан башлый, озакламый ул мәшһүр музыкантка әверелә. Аның исеме һәрвакыт афишаларда һәм газета битләрендә күренә. Казанда Габәшиның иҗади потенциалы яңа көч белән ачыла. Ул Казанның татар интеллигенциясенең мәдәни тормыш үзәге булган «Шәрык клубы» ның әдәби -музыкаль кичәләренең даими катнашучысына әверелә.
1917 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» тарихи драмасы куела. Милли театр тарихында беренче тапкыр спектакль өчен махсус музыка языла. Коллективның җитәкчесе һәм режиссер Габдулла Кариев аны куярга бер ел кала Солтан Габәшигә язырга заказ бирә. Бу спектакль татар мәдәниятендә драматург, режиссер һәм композиторның аңлы иҗат җимешенең беренче тәҗрибәсе була дип әйтергә мөмкин. Бу фактны барлык газеталар да диярлек «татар сәнгатендә яңа күренеш» дип атап билгеләп үтәләр. Аннан соң бер-бер артлы сәхнәдә Солтан Габәшинең кабатланмас музыкасы белән яңа спектакльләр куела. Ф.Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә», К.Рәхимнең «Бүз егет», Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», К.Әмиринең «Йосыф белән Зөләйха», «Ләйлә һәм Мәҗнүн», Ә. Сәгыйдинең «Сак-Сок» һәм башкалар.
Солтан Габәши иҗат эшчәнлегенең мөһим өлеше музыкант-фольклорчы эше була. Ул әле 1910 елда ук үзе төзегән «Милли көйләр. Төрки-татар җырлары» халык музыкасы җыентыгына нигез салган татар халык җырларын җыя башлый. Заманча музыка белгечләре Солтан Габәшинең музыкаль-этнографик эшчәнлек дәрәҗәсе шактый югары булуын, халык традицияләрен, татар тарихын, классик ислам сәнгате нигезләрен яхшы белүен, рус, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендәге чыганаклар белән эшли белүен билгеләп үтәләр.
Утызынчы елларда композиторны эзәрлекләү башлана. Моңа социаль чыгышы да, инкыйлабка кадәрге актив эшчәнлеге дә, милли музыкаль традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте дә сәбәп була. Солтан Габәшины яңа пролетар мәдәнияткә каршы торуда гаеплиләр һәм актив иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлектән читләштерәләр. Нәтиҗәдә, 1932 елның язында ул дусты Газиз Әлмөхәммәтов чакыруы буенча Уфага күчеп китә.
Композитор тормышының башкорт чоры яңа иҗади күтәрелеш, актив педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлек белән билгеләп үтелә. Ул музыка яза, төрле хор коллективларына җитәкчелек итә, Башкорт милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында һәм БАССР халык комиссарлары советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсендә гыйльми эш алып бара, музыка фольклоры кабинетын җитәкли, Уфа музыка училищесында укыта, Башкортстанның Композиторлар берлеген оештыруда катнаша.
Утызынчы еллар азагында Казанда һәм Уфада бер үк вакытта диярлек «Сания» һәм «Эшче» операларын яңарту мәсьәләсе күтәрелә. Өмет белән канатланып, Солтан Габәши үзенең автордашы композитор Василий Виноградов белән операларның яңа редакцияләре турында актив язышу алып бара. Ләкин бу планнар тормышка ашмый.
Сугыш башлана һәм композиторны Уфадан сөрү Солтан Габәши тормышының фаҗигале финалына китерә. 1941 елдан ул Борай районының Чалкак урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Композитор 1942 елның 8 гыйнварында, авыр агач хәзерләү эшләрендә вафат була, Чаллыда җирләнә.
