Садри Максуди
Садри Максуди
( 1878 – 1957)
Садри Максуди (Максудов Садретдин Низаметдин улы) 1878 елның 23 июлендә Казан өязе Татарстан Республикасы хәзерге Биектау районы Ташсу авылында туа.
1888 елдан Казанда Апанаев мәдрәсәсендә укый. 1893 елда ел дәвамында Исмаил Гаспринскиның Бакчасарай мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта абыйсы Әхмәдхади Максуди да анда укыта. Әтиләре үлгәннән соң, абыйлары 1894 елда Казанга кайта, анда Әхмәдхади үзенең энесен рус укытучылар мәктәбенә кабул итү турында гариза яза, 1901 елда Садретдин аны тәмамлый. Танылган татар интеллектуалы Исмаил Гаспринский киңәше буенча Франциягә китә, анда 1901-1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый һәм хокук кандидаты дәрәҗәсен ала. Беренче вакытта Франциядә бик ярлы яши, ләкин соңыннан ул Париж газетасы корреспонденты булып эшли башлый,Россия мөселманнары турында лекцияләр укый һәм бүтән мохтаҗ булмый.
1906 елда Казанга кайта. Ул сәяси тормышка кушыла, 3 нче Бөтенроссия мөселман съезды (Түбән Новгород, 1906 елның августы) «Иттифак әл-мөслимин» ҮК партия вакытында сайлана. Казан губернасыннан икенче Дәүләт Думасы депутаты. Дума бюросы әгъзасы итеп сайлана, Дума делегациясенең Англиягә сәфәрендә катнаша. Икенче Дума таркатылганнан соң өченче чакырылыш думасына сайлана. 1910 елда Идел буена, Уралга, Төркестанга, Кавказга халыкны Дума һәм мөселман ффракциясе эшчәнлеге белән таныштырыга бара. Думаның дүртенче чакырылышына сайланмый һәм Казанга әйләнеп кайта, анда адвокатлык практикасы белән шөгыльләнә.
Февраль революциясеннән соң Казан мөселман комитеты әгъзасы (7 мартта төзелгән), Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы әгъзасы, Казанда Россия мөселманнарының берничә съездында катнаша.
1918 елның 5 гыйнварында Садри Максуди Милли Идарэ рәисе итеп сайлана, Россиянең Аурупа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте органы.
Казан һәм Уфа губерналары территорияләрен большевиклар басып алганнан соң Финляндиягә күчеп китә. Соңрак ул Версаль конференциясенә бара һәм Франциядә эмиграциядә кала. Сорбоннада төркиләр тарихын укыта.
1924 елда ул яшь Төркия Республикасына лекцияләр курсы белән сәфәр кыла. Ататөрек аны яңа Төркия төзелешендә катнашырга чакыра.
Әнкарада юридик мәктәпкә нигез салучыларның берсе була. Күп еллар анда укыта, аннан соң Истанбул университетында укыта башлый.Төрек телен өйрәнү Җәмгыяте һәм Төркия тарихын өйрәнү җәмгыяте булдыруда мөһим роль уйный. Тарих һәм хокук фәлсәфәсе буенча күп хезмәтләр авторы. Өч тапкыр Төркия парламенты әгъзасы була, 1931-1935, 1935-1939 һәм 1950-1954. Шулай ук Милләтләр Лигасында Төркия делегациясе әгъзасы була.
Ул 1957 елның 20 нче февралендә Төркиядә вафат була.
