Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаяз Исхакый исемендәге премия

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ

Гаяз Исхакый исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, классиклар әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган әдәби премиясе. Татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый18781954) истәлеген мәңгеләштерү өчен 1991 елда гамәлгә куелган.

 

Гаяз Исхакый исемендәге премия 2008 елда Зиннур Хөсниярга тапшырыла.

Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр  — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001),  Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы.

1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туган. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 19851987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.