Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия
САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ
Саҗидә Сөләйманова исемендәге Премия 2006 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм «Татанефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан гамәлгә куела.
2007 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия Альберт Хәсәновка тапшырыла.
Альберт Бариевич Хәсәнов – язучы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1995 ел), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Дөбъяз районы Кече Ковал авылында (хәзер ТР Биектау муниципаль районы) туа. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач, 1956-1961 елларда Казан педагогия институтында укый. 1962-1965 елларда Лениногорск телевидение студиясендә “Последних Известий” редакторы була. Озак еллар Әлмәт нефть төбәге буенча “Ватаным Татарстан” Хөкүмәт газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1966 елда аның беренче балалар хикәяләре “Длинноногий”җыентыгы дөнья күрә.
Ул 09.11.2020 елда вафат булды.
