Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ.

АО “ТАТМЕДИА” һәм Татарстан Язучылар берлегенең Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.

2020 елда булдырылган премия ел саен дүрт яшь язучыга һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр иҗат иткән бер өлкән язучыга тапшырыла.

Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек ТР Язучылар берлеге тарафыннан раслана.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март аенда тантаналы тапшырыла.

Лауреатлар (җиңүчеләр) Почет дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия түбәндәге шәхесләргә бирелгән:

– 2022 елда Алмаз Гимадиевка  «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән өчен.

1995 елдан – ТР Журналистлар берлеге  әгъзасы, 1998 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

1972 елның 20 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе ― балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева). Урта мәктәпне (1988елда көмеш медальгә тәмамлый), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.