2014 елның әдәби вакыйгалары
2014 елның 15 октябрендә бөтен әдәби дөнья Бөек рус шагыйре, прозаик һәм драматург Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көнне Үзәк китапханәдә 1 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Мятежный гений вдохновенья…» дигән әдәби сәгать оештырылды.
Лермонтов турында әдәбият, аның күренекле әсәрләре мәктәп укучыларына тәкъдим ителде. Алып баручылар , укытучы Насыйбуллина Гөлназ Вәгыйз кызы да, интернет ресурслар белән беррәттән, Биектау үзәк китапханәсендә булган бай фондны уку елы барышында файдаланырга кирәклеген ассызыклады. Катнашучылар өчен «И мир не пощадил его – и Бог не спас…» дигән презентация тәкъдим ителде.
