Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

2016 елның әдәби вакыйгалары

2016 елның 20 октябрендә Биектау Үзәк китапханәсендә искиткеч вакыйга булды. Безгә Арчадан «Каурый каләм» иҗтимагый оешмасының үзенчәлекле шагыйрьләре һәм язучылары килде. Бу иҗтимагый оешма җитәкчесе Х.Фәйзрахманова; үзенчәлекле драматург һәм шагыйрь Г. Закирова; бәйрәм сценарийлары авторы А. Галимова; искиткеч хикәяләр һәм шигырьләр авторы З. Тимергалиев; яшь язучы И. Касыймова.

Кунаклар Биектау Үзәк китапханәсенең 80 еллыгы уңаеннан килделәр, юбилей белән котладылар. Очрашуда безнең районнан «Биектау ҮКС»  директоры, шигырьләр авторы, Гариф Ахунов әдәби премиясе лауреаты Л.С. Хәмидуллина; автор-башкаручы, талантлы ди-джей «Татар радиосы» Данияр Хәбриев; шигырьләр авторы һәм Юртуш авылы  китапханәчесе Ф. Ибраһимова; китапханәче һәм иҗади шәхес Д. Әхмәдуллина; туган якны өйрәнү музее директоры Б. Шихабетдинов катнаштылар. Очрашу бик якты булды. Шагыйрьләр үзләренең иҗади юллары турында сөйләделәр.

Очрашу бик эчтәлекле булды. Шагыйрьләр үзләренең иҗат юллары, һәм әлбәттә, шигырьләрен укыдылар. Очрашу истәлеге итеп кунаклар китапханәгә үзләренең шигырь җыентыкларын бүләк иттеләр. Мондый әдәби чаралар безнең китапханәдә күркәм традициягә әверелер диеп ышанабыз.