Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

2017 елның әдәби вакыйгалары

Р.Корбанның «Якташларым» китабын дөньяга чыгару район өчен әһәмиятле вакыйга булды. Әлеге чара авылда туып-үскән күп халыкны җыйды, алар авторга материаллар җыеп, китап бастырганы өчен рәхмәт белдерделәр, авылның тарихи вакыйгаларын һәм изге гамәлләр калдырган кешеләрне искә төшерделәр. Олы Битаман мәдәният йортында узган бу чара якташ шагыйрь Рафис Корбанның тууына 60 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.

Язучыны һәм аның кунакларын чакчак белән каршы алдылар, фойеда чәй мәҗлесе оештырылган иде, шунда ук «Якташыбыз, шагыйрь Рафис Корбанга 60 яшь», «Син, укучым, хөкемдар!».

Кичә авыл җирлеге җирле оешмаларының котлавыннан башланды. Болар – «Битаман» ҖЧҖ, мәктәп, авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләреннән иде. Р.Корбан котлауларын матур сүзләр белән дә, җырлар белән дә, истәлекле бүләкләр белән дә алды.

Кичәнең 2нче өлешен тантананың сәбәпчесе, Р.Корбан үзе алып барды. Ул үзенең ике яңа «Якташларым» һәм «Дуслар җыры»диеп исемләнгән китапларын  тәкъдир итте. Китап геройлары белән таныштырды.

1 нче китап Дөбъяз зонасыннан чыккан атаклы шәхесләргә  багышланган.

2 нче китап Р.Корбанның татар теленә тәрҗемәләреннән тора. Болар-кумык, рус, мари, авар, казакъ, балкар, фарсы, ямән, якут, чуаш телләреннән тәрҗемә иткән шигырьләр.Кичәгә Р.Корбанның иҗатташ дуслары:

Кабарда-Балкариядән Муталип Беппаев, Казахстаннан Галимә Жайлыбай һәм Касимхан Бегманов та кайткан. Алар котлауларны үз телләрендә җиткерделәр.

Юбилярны шагыйрьнең дуслары Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров, Солтан Шәмси дә котладылар. Клара Хәйретдинова, Газинур Фарукшин, Азат Тимершаих башкаруында җырлар яңгырады. Роберт Миңнуллин юбиляр турында бик җылы сүзләр әйтте, аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм илһам теләде. Ул шулай ук һәр иҗат кешесе өчен юбилее туган ягында узуы әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Кич буе Олы Битаман, К Битаман, Әлдермеш авылы китапханәчеләре көче белән ясалган, якташыбыз Рафис Корбан иҗатына багышланган презентацияләр күрсәтелде. Кичә тамашачыларда уңай тәэсир калдырды.