Литературные события 2018 года
Үзәк китапханәдә оештырылган «Каләмдәшләр» әдәби клубы өлкән яшьтәге шигырь сөючеләрне берләштерә. Клуб 2015 елдан бирле эшли. Шигъри укулар клубы кураторы танылган татар шагыйрь, драматург һәм якташыбыз Рафис Корбан. Айга 2 тапкыр кураторның Үзәк китапханәдә районыбыз шагыйрьләре белән очрашуы уза. Биредә эшләр җитди анализлана, шагыйрьләр үзләренең иҗади эзләнүләре турында сөйли, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыйлар һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә белән уртаклашалар. Әдәби клуб әгъзалары катнашында җирле шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, иҗади кичәләр уза. Рафис Корбан үзенең чыгышында: «Талантлы шагыйрьләребезнең иҗатын киң җәмәгатьчелеккә дә күрсәтергә кирәк дигән карарга килдек. Быел шундый максат белән «Биектау шагыйрьләре»дигән җыентык дөнья күрде. Без киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез диде Р.Корбан.
2018 елда чыгарылган «Биектау шагыйрьләре» китабын тәкъдир итү район мәдәният йортында барлык һәвәскәр шагыйрьләрне һәм шигърият сөюче кунакларны, республиканың танылган эшлеклеләрен һәм язучыларын җыйды. Алар арасында Р.Корбан, И. Сабиров, Ш. Җиһангирова, Р. Шакиров бар иде.
Район мәдәният йорты фойесында «Габдулла Тукай – балаларга», «Биектау районы горурлыгы – безнең якташларыбыз», «Яңа китаплар»диеп аталган китап күргәзмәләре оештырылган иде.
