Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

2020

2020 елның 1 октябрендә Биектау районында «Мәдәният» милли проекты кысаларында модернизацияләнгәннән соң модельле Чернышевка авылы  китапханәсе ачылды. Яңартылган китапханә күп функцияле киңлеккә әверелде – килүчеләр өчен уен, видеозал, үз-үзеңне үстерү һәм аралашу зонасы, мастер-класслар уздыру, уку өчен уңайлы зоналар җиһазландырылды. Китапханә соңгы техника белән җиһазландырылган, интерактив такта белән конференц-зал билгеләнгән.

Китапханә фонды 3359 данәгә исәпләнгән яңа әдәбият белән тулыланды. «Биектау үзәк китапханәсе» нең модельле Чернышевка авылы китапханәсен ачу тантанасында мөхтәрәм кунаклар: Биектау муниципаль районы башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, ТР мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы , ТР Милли китапханәсе директоры Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сабирҗанов Ринат Рәшит улы катнаштылар.