2021
2021 елның 19 февралендә “Биектау ҮКС” нең Чернышевка авылы китапханәсендә якташ язучылар катнашында «Туган тел – халыкның рухи мирасы» дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда мәртәбәле кунаклар: Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сабирҗанов Ринат Рәшит улы; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Халиков Илгиз Илдар улы һәм Җәлил укулары конкурсының оештыру комитеты вәкиле Исхакова Ләйсән Фәүкәт кызы; Солтан якташлары хөрмәтле язучылар катнашты Рифат Сверыгин һәм Равил Рахманиев катнаштылар.
