Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил урамы

Муса Җәлил

(Җәлилов Муса Мостафа улы)

Муса Җәлил – шагыйрь һәм журналист, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәбәрче һәм азатлык өчен көрәшүче булган. Бу кешегә кыска, ләкин якты, югалтулар һәм кыенлыклар белән тулы тормыш кичерергә туры килә.  Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты кебек үк, көрәш, омытылышлар һәм якты киләчәккә ышаныч белән тулган.

 Муса Җәлил 1906 нчы елның 2(15) нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул сәяси җитәкче буларак, фронтка китә, Волхов һәм Ленинград фронтларында сугыша һәм «Отвага» матбугат басмасында хәрби хәбәрче булып эшли башлый. Хәрби хәрәкәтләрдә актив катнаша. 1942 нче елда Муса Җәлилнең күкрәге яралана һәм немецларга әсирлеккә төшә. Анда ул большевизмга каршы агитация алып бару  һәм совет хәкимиятеннән канәгать булмаганнарны гитлерчылар ягына җәлеп итү өчен славян булмаган милләтләр вәкилләрен чакырган «Идел-Урал» җәмгыятенә керә. Ләкин Муса яшерен эшчәнлек башлый. Хәрби әсирләрнең качуларын оештыра ( аның ярдәме белән барлыгы 600 якын кеше кача). Ләкин соңрак яшерен оешманы ачыклыйлар һәм шагыйрьне аның көрәштәшләре белән Моабит үлем төрмәсенә ябалар, ә 1944 нче елның 25 августында гильотинада җәзалыйлар.

Муса Җәлил «Идел-Урал» оешмасында тору сәбәпле, аны сугыштан соң сатлык җан дип саныйлар. Әмма аның камерадаш дуслары һәм шагыйрь Константин Симонов тырышлыгы белән шагыйрьнең яхшы исеме торгызыла. Аңа 1956 нчы елда үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә (1957).

Муса Җәлил истәлегенә, түбәндәге авылларда аның исеме белән, урамнар аталган: Айбаш (урамга исем 1996 нчы елны бирелә); Инеш (урамга исем 1997 нче елны бирелә); Олы Битаман; Ямаширмә; Мәмдәл; Кызыл Шәрыкъ; Дөбъяз; Чернышевка;  Каймар; Кече Рәс.