Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һади Такташ урамы

Һади Такташ

(Такташев Мөхәммәтһади Хәйрулла улы)

Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Спас өязе Сыркыды (Сургод) авылында (хәзерге Мордовиянең Торбеев районы) күп балалы татар крестьян гаиләсендә туа.

Һади Такташ татар әдәбияты тарихында яңа сәхифәне ачкан, үз әсәрләрендә революция елларын, кешеләрнең рухи матурлыгын һәм заманның кырыс романтикасын сурәтләгән.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда тифтан үлә. Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә урнашкан зиратта күмелгән.

Һади Такташ истәлегенә, түбәндәге авылларда аның исеме белән, урамнар аталган: Калинино, З. Битаман, Юртыш, Дөбъяз, Кондырлы.