Гаяз Исхакый урамы
Гаяз Исхакый
(Исхаков Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы)
Гаяз Исхакый – татар милли хәрәкәте эшлеклесе, язучы, публицист, нәшер итүче һәм сәясәтче. 1878 елның 23 февралендә Чистай өязе Яуширма авылында мулла гаиләсендә өченче бала булып туа һәм мишәр-татарларыннан була.
Язучының сүзләренә караганда, аларның нәселләре өч гасыр дәвамында үзләрен дини хезмәткә багышлый. Аны да шундый хезмәткә әзерләгәннәр.
Гаяз Исхакый үзенең әдәби эшчәнлеген XIX гасыр ахырында башлый. 1919 елда ул тулысынча сәяси эмиграциягә китә – Россиядән китә һәм бүтән әйләнеп кайтмый.
1954 елның 22 июлендә 76 яшендә Гаяз Исхакый Төркиядә, Анкарада вафат була, ә Эдернекапа (Истанбул) зиратында җирләнә. Гаяз Исхакый истәлегенә Инеш авылында урам аталган. Урам исеме 1997 нче елда бирелә.
