Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Булгаков урамы

Булгаков Михаил Афанасий улы

Булгаков Михаил Афанасий улы  1891 елның 3 (15) маенда туган (Елена Булгакова көндәлеге буенча, 16 майда туган көнен бәйрәм иткән). Ул совет чорының рус язучысы, табиб, драматург, театр режиссеры һәм актеры. 1920-нче елларда язылган романнар, хикәяләр, пьесалар, киносценарийлар һәм күп санлы фельетоннар авторы. Күренекле әсәрләре: «Эт йөрәге», «Яшь врачның язмалары», «Театраль роман», «Ак гвардия», «Роковые яйца», «Дьяволиада», «Иван Васильевич» һәм дөнья күләмендә таныткан романы «Мастер һәм Маргарита», ул Россиядә дә, шулай ук башка илләрдә дә берничә тапкыр экранизацияләнгән.

1940 елның 10 мартында, 49 нчы яшендә, Булгаков вафат була. 11 мартта Совет язучылары берлеге бинасында гражданнар җеназасы укыла. Җеназа алдыннан Мәскәү скульпторы Сергей Меркуров Булгаковның йөзеннән  үлем битлеген ясап ала. Булгаковның гәүдәсен яндыралар, көле    12 мартта Новодевичий зиратында җирләнә. Аның каберенә хатыны Е. С. Булгакова үтенече буенча элегрәк Гоголь каберендә торган «голгофа» дип аталган таш урнаштырылган.

М. А. Булгаков хөрмәтенә Каймар авылындагы урам аталган.