Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Девятаев урамы

Михаил Петрович Девятаев

 Михаил Петрович Девятаев 1917 елның 8 июлендә Спас өязенең Торбеево авылында (хәзерге – Мордовия) крестьян гаиләсендә туа һәм гаиләдә 13 нче бала була. Гвардия өлкән лейтенант, очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое.

1938 елда Казан шәһәренең Свердловск РВК Кызыл Армиягә алына.

1941 елның 22 июненнән армия фронтында. Көнбатыш ягында сугышкан, Көньяк-Көнбатыш, Үзәк, Дала, 2 нче Украина фронтларында.

1944 елның 13 июлендә әсирлеккә эләгә. 1945 елның 8 февралендә 10 кешедән торган Совет әсирләре төркеме немец бомбардировщигын Heinkel He 111 H-22 кулга ала һәм шуның белән Узедом (Германия) утравы концлагереннән кача. Аның пилоты Девятаев була.

1945 елның ноябрендә Девятаевны запаска җибәрәләр (аның алдыннан ул Псков өлкәсенең Невель станциясендәге җирлек-колонния территориясендә кыска вакытка лагерьда була) һәм озак вакыт, элеккеге сугыш әсире буларак, эш эзләүдә кыенлыклар күргән.

Михаил Девятаев, «Кояшка очу» (1972) һәм «Тәмугтан Качу» (1988)  —ике автобиографик китап бастырып чыгара.

Михаил Петрович Девятаев 2002 елның 24 ноябрендә Казанда 86 яшендә вафат була. Казанда Бөек Ватан сугышы сугышчылары мемориаль комплексы урнашкан Арча зираты участогында күмелгән.

М. Девятаев истәлегенә Каймар авылындагы урам аталган.