Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ибраһим Гази урамы

Ибраһим Гази

(Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев).

Ибраһим Гази 1907елның 22 гыйнварында (4февраль) ярлы крестьян гаиләсендә туа, Иске Карамалы, Кама Тамагы өязе, Казан губерниясе. Татар совет язучысы һәм журналисты,  Г.Тукай исемендәге Татарстан АССР Дәүләт премиясе лауреаты,  СССР Югары Советы депутаты,  1943 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша (үз теләге белән фронтка китә, чөнки күрү сәләте начар булганга формаль рәвештә хезмәткә яраксыз була).

Үз повестьларын һәм хикәяләрен 1930нчы елларда яза башлый, тиздән чагыштырмача дан казана. Аның әсәрләре татар шәһәрләрендә һәм авыллырында яшәүченең көнкүрешенә багышланган иде. В 1931—1942 елларда Татарстан АССР Язучылар берлегендә эшли.

Аның иң әһәмиятле әсәре булып «Онытылмас еллар»  автобиографик роман-трилогиясе  исәпләнә, аның өстендә автор  19491966 елларда эшләгән.  1950-1975 елларда бу әсәр рус телендә дә  «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт» исеме астында бастырылган.   1969 елда бу роман өчен   Татарстан АССР Дәүләт премиясен ала. Ул шулай ук тәрҗемәче  буларак та чыгыш ясады – Салтыков-Щедрин,  А. П.ЧеховМ.ГорькийГи де Мопассан        һәм башка рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1971елның 20 февралендә Казанда вафат була.

И. Гази истәлегенә Кече Рәс авылындагы урам аның исеме белән аталган.