Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәй Вахит урамы

Хай Вахит

(Абдулхай Каюмович Вахитов)

Хай Вахит  – Татар Совет драматургы, шагыйрь, либреттист, ТАССР һәм РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты(1961). Аның беренче пьесалары 1937 нче елда дөнья күрә.

1941- 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша.Бронялы поездның разведчигы булып хезмәт куя. Ул  Белорусия фронтында сугыша, сугышлар белән Польшага кадәр барып җитә.

 Х.Вахит истәлегенә, түбәндәге авылларда аның исеме белән, урамнар аталган: Мәмдәл һәм Чәмәк авылларында урамнар 1996 елдан аның исемен йөртәләр.