Александр Николаевич Радищев (1749 – 1802)
Александр Николаевич Радищев – атаклы рус язучысы, “мәгърифәтчелек фәлсәфәсе”нең төп вәкилләренең берсе.
1749 елның 31 августында Мәскәүдә хәлле дворян гаиләсендә туа. Пажеский корпусны тәмамлый һәм сарайда паж булып хезмәт итә. 1764 елда дәүләт исәбеннән Лейпциг университетына юриспруденция өйрәнү өчен җибәрелә.
Бу елларда Радищевка француз мәгърифәтчеләренең хезмәтләре белән танышу зур йогынты ясый: үз сүзләре белән әйткәндә, аларны укый-укый ул “фикер йөртергә өйрәнә”.
Туган илгә ул 1771 елда кайта, Сенатта беркетмә язучы була, аннан 1773-1777 елларда качкын рекрутлар эшен алып баручы дивизия прокуроры булып хезмәт итә; бу аңа крепостной крестьяннар тормышын тирәнрәк аңларга булыша.
80нче еллар башында Радищев әдип һәм публицист буларак танылу ала. 1782 елда үз акчасына оештырган өй типографиясендә бастырылган “Письмо к другу, жительствующему в Тобольске” әсәре дөнья күрә.
1789 елда язучы университет елларындагы яшьли үлгән дустына багышланган “Житие Федора Васильевича Ушакова” әсәрен бастыра. Китапта егет кешенең Лейпциг студентларының деспот хуҗаларга каршы бунтыннан алган тәэсирләре җанландырыла.
Радищевның төп әсәре – “Путешествие из Петербурга в Москву” китабы, ул аны 1790 елда аноним бастыра. Формасы буенча ул юл көндәлеген хәтерләтә, бүлек исемнәре юлдагы станция исемнәре белән аталган. Цензор, гади сәяхәтнамә дип уйлап, укымыйча, аны бастырырга рөхсәт бирә. Ә бит ул крепостное правоны, Екатерина Iне һәм аның якыннарын кискен тәнкыйтьли. “Комсыз хайваннар, туймас сөлекләр, – дип дәшә Радищев алпавытларга. – Крестьянга нәрсә калдырабыз без? Һаваны, – аны ала алмыйбыз”.
Бөек Француз революциясе шартларында Радищевның крестьян күтәрелешенә чакырулары хакимият игътибарыннан читтә калмый. Китап скандал китереп чыгара. Екатерина авторны “Пугачевтан да көчлерәк фетнәче” дип атый. А.Н.Радищевны 1790 елның 8 августында үлем җәзасына хөкем итәләр, ул Себергә 10 ел сөрген белән алмаштырыла.
1790 елда Радищев Себер тракты буйлап үтә. Узышлый ул крестьян йортларына керә, җирле халыкның көнкүрешен һәм үсеш дәрәҗәсен кыскача язып бара. Ә инде аңа крестьян өендә кунарга туры килсә, ул, һичшиксез, хуҗалардан җирле һөнәрчелек, сату-алу, иген игү, хайван асрау, аучылык турында сораша. Шулай ук Казаннан Пермьгә барганда Бөреле поселогына (Хәзер Биектау муниципаль районы Бөреле җәңлек совхозы бистәсе) керә. Көндәлегендә шундый язма калдыра:
“11 ноябрь (1790)
Казанда, тауга күтәрелеп, басулар, уйсулыклар, сирәк урманнар аша үтеп, Бөрелегә җиттек. Ул – хуҗа авылы, Михаил архангел бәйрәменә бөтен исерекләр җыелган. Атларны тиз генә бирмәделәр. Байбикә 30 чакрым ераклыктагы попта кунакта иде.”
Илим төрмәсендә Радищев “Вольность» одасын тәмамлый (беренче редакциясе 1781-1782 елгы), күп шигырьләр, географик күзәтүләр яза. Екатерина үлгәч, Павел I фетнәче авторга амнистия бирә (1796). Ә тәхеткә Александр I утыргач (1801), Радищевның күптәнге яклаучысы А.Р.Воронцов патша җәберенә дучар булган язучыны Петербургка кайтаруга ирешә һәм хәтта яңа законнар төзү эшенә дә тарта.
Ләкин 1802 елның 24 сентябрендә, аңлашылмаган шартларда, Радищев үз-үзенә кул сала.

