Мөхәммәтшин Галим (1911-1938)
Мөхәммәтшин Галим (1911-1938)
Мөхәммәтшин Галим (Мөхәммәтшин Галимҗан Мөхәммәтша улы) 1911 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районының Олы Солабаш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Казанга күчеп килгәннән соң, җидееллык мәктәпне тәмамлап, башта әзерлек курсларына, аннары Казан педагогика институтына укырга керә, ләкин авыру сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була.
1931-1937 елларда Галим «Кызыл яшьләр»(хәзерге вакытта “Татарстан яшьләре) газетасы хәбәрчесе һәм «Пионер каләме» (хәзерге вакытта «Ялкын») журналында җаваплы сәркатип булып эшли. Галим Мөхәммәтшин 30 нчы елларда танылган татар балалар язучыларының берсе була. Кыска гына гомере эчендә ул балалар өчен ике китап һәм яшьләр өчен өч шигырь җыентыгы чыгарган.
1937 елның 26 октябрендә “халык дошманнарына” булышлык иткән өчен, антисовет террорчылык группировкасын оештырган өчен кулга алына. Ә ул бары тик Галимҗан Ибраһимовның 50 яшьлеге белән котлау открыткасына кул куйган була. 1938 елның 10 маенда СССР Югары суды тарафыннан атуга хөкем ителә. Үлгәннән соң реабилитацияләнгән.
Авторның әсәрләре:
Усеш балалары: балалар өчен шигырьләр.- Казан: Татиздат, 1931.- 24 б.
Пионерия: шигырьләр.- Казан: Татиздат, 1932.- 61 б.
Яшьлек: шигырьләр.-Казан: Татгосиздат, 1933.- 67 б.
1934: шигырьләр.- Татгосиздат, 1934.-28 б.
1935: шигырьләр.- Татгосиздат, 1936.-43 б.
Яшьлек дәвам итә: сайланма әсәрләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1958.- 184 б.
Аның турында әдәбият:
Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.- 2009.-751 б.

