Низамиев Рашат Мияссәр улы
Низамиев Рашат Мияссәр улы
Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә) туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. Университетны бетергәч, ике ел Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Аннары «Татарстан яшьләре» газетасында, «Ялкын» журналында, «Казан утлары» журналының мөхәррир урынбасары, «Идел» журналының баш мөхәррире булып эшли.
1992 елда «ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Авторның әсәрләре:
Йолдыз яңгыры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 160 б.
Кызыл җәй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 48 б.
Бөек сер: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 176 б.
Яралы керпе: балалар өчен шигырьләр.– Казан:Татар. кит. нәшр.,1987. – 32 б.
Фәрит Яруллин: роман-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 256 б.
Кызыл кар яугач: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 224 б.
Ут һәм җыр: роман-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 240 б.
Яшьлеккә хат: фәлсәфи трактат, повесть. – Казан: Мәгариф, 2003. – 152 б.
Тормыш трамвае: шигырьләр,поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 238 б.
Алдым каләм кулыма: эссе, әңгәмәләр, публицистика. – Казан: Мәгариф, 2007. – 143 б.
Сөембикә Йолдызлыгы: урта буын татар шагыйрьләренең шигырьләре / татар теленнән. Д. Чкония.тәрҗ. – М.: Замандаш, 1988. -341-359б.
Аның турында әдәбият:
Хөснияр З. Якутларны барлар вакыт// Идел. – 1990. – № 11. – 39б.
Әхмәтҗанов М. Могҗизаларга бай дөнья// Шәһри Казан. – 1995. – 17 февр.
Бадыйков Х. Тау чишмәсе кебек// Казан утлары. – 1995. – № 6. – 183–187 б.
Шабаев М. Үз йолдызы бар// Казан утлары. – 2000. – № 2. –118–122б.
Сибат Р. Рашатка без шат// Ватаным Татарстан. – 2000. – 3 март.
Мөхәммәтева Д. Матурлыкның яшәр урыны// Мәдәни җомга. – 2001. – 12 гыйнв.
Хәлим А. Милли тәсбих турында хикәят// Мәдәни җомга. – 2002. – 15 февр.
Галиуллин Т. Һәр шагыйрьнең үз бизәге// Идел. – 2005. – № 7. – 60 б.

