Смелков Леонид Федор улы (1942)
Смелков Леонид Федор улы (1942)
Смелков Леонид Федор улы 1942 елда Биектау районы Клетни авылында туа. 1958 елда, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, очраклы фаҗига нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалта. Сукыр балалар өчен урта интернат-мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлый, тарих укытучысы булып эшли. 1974 елда Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтын (дефектология бүлеге), аннары Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. Озак вакытлар Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Глазов предприятиесе директоры урынбасары булып эшли. Балачактан шигырьләр яза. Леонид Смелков өч шигырь китабы авторы. Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Беренче шигырен Леонид Федор улы 16 яшендә язган. Ул Казанның «Идел таңнары» («Волжские зори») журналында басылып чыга.
Глазов шәһәрендә ул үзен талантлы шагыйрь буларак танытты. Узган вакыт эчендә авторның өч шигъри китабы чыгарылды – «Мин сезне яратам, кешеләр», «Яз кыңгыраулары» һәм «Яшим һәм ышанам» («Живу и верую»)». Бу коллектив җыентыкларны һәм басмаларны вакытлы матбугат һәм әдәби журналларда санамыйча. Танылган әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Зоя Богомолова билгеләп үткәнчә: «Жанр мөнәсәбәтендә Л.Смелков шигърияте төрле: кыска һәм озын шигырьләр, кечкенә новеллалар, юлламалар, багышлаулар, романслар, мәсәлләр, гыйбрәтле хикәяләр. Аларда Л.Смелковнын тормышчан, принципиаль шигърияте ачык итеп чагылыш тапкан. Аның поэзиясе пафосы – сафландыру». Аның шигырьләренең темалары – ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы чын хисләр, катлаулы һәм матур мөнәсәбәтләр, туган җир тарихы, туган як табигате, мәңгелек әхлак кыйммәтләре. «Тик мин генә битараф булырга, тыныч яшәргә куркам…»
Шигърият – кешенең күңел һәм рухи хәләте. Аның шигырьләре лирик һәм якты. Аларда төп этәргеч көч – мәхәббәт, матурлык, эчке гармония эзләү.
Ул үз кагыйдәләре буенча яши. Россия Язучылар берлеге әгъзасы буларак, Леонид федор улы каләмдәшләренә актив ярдәм итә. 2001 елда редактор-төзүче Леонид Смелков Удмуртиянең күрмәүче шагыйрьләренең һәм Глазово инвалид-шагыйрьләренең «Ожерелье судьбы» («Язмыш муенсасы») дип исемләнгән коллектив шигырьләр җыентыгын чыгара. Меценат Смелков үзешчән шагыйрьләрнең Бөтенроссия турнирларын, шигъри бәйгеләрне, әдәби очрашуларны оештыручы һәм жюри әгъзасы да. Удмуртиянең халык шагыйре Олег Поскребышев, «Мин сине яратам, кешеләр» җыентыгына кереш сүз авторы һәм мөхәррире, Леонид Смелков шигырьләрендәге мәхәббәт темасының килеп чыгышын әнә шулай бәяләде: «мәхәббәтне без иң якты хис дип саныйбыз. Ул – Яктылык. Ә яктылыкка тартылу – янә караңгылыкны җиңү».

