Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипова (1941 – 2014)

    Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипова (1941 – 2014)

Фирдәүс Гарипова 1941 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Биектау районы Кодаш авылында туа. 1960 елда КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, 1965 елның 30 июнендә тәмамлый. 1971 елның октябрендә СССР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының Казан филиалы аспирантурасына керә. 1974 елның октябрендә, аспирантураны тәмамлагач, Гыйльми совет аны институтның тел секторында (хәзер тел белеме бүлеге) кече фәнни хезмәткәр итеп калдыра. 1986 елдан 1992 елга кадәр Фирдәүс Гарифҗан кызы – өлкән фәнни хезмәткәр, 1992 елдан 1997 елга кадәр –  әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 1997 елдан – баш фәнни хезмәткәр. Филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1995), РФ атказанган фән эшлеклесе (2003). КДУ да һәм ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча Диссертация советында әгъза булып тора.

1992-2002 еллар буена Казан дәүләт педагогика университетында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча Диссертация советында һәм 1997-2000 елларда Кабарда-Балкар дәүләт университетында кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча Диссертация советында әгъза була.

Мәшһүр якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, ТР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе Фирдәүс Гарипова 2014 елның 4 ноябрендә вафат булды. Туган көненә 32 көн вакыт калган иде. Аңа 73 яшь тулган булыр иде.

Гарипова, Ф.Г. Аккошлар иле-Актанышка сәяхәт/Ф.Г.Гарипова.-Казан, 2010.-167 бит.

Гарипова, Ф.Г. Татар топонимиясе:халкыбызның тарихи һәм рухи мирасы/Ф.Г.Гарипова.-Казан,2011.-487 бит.

Гарипова, Ф.Г. Рухи башкалабыз:Мәшһүр татар авыллары/Ф.Г.Гарипова.-Казан:Мәгариф,2005.-245 бит.

Гарипова,Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан/ Ф.Г.Гарипова.-Казан.-“Матбугат йорты”нәшр.-2001.-720 бит.

Аның турында:

Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.- 703 с.

Татарская энциклопедия.- Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.