Гыймадиева (Сабирова) Ләлә Нәгыйм кызы (1947)
Балалар язучысы, журналист, тәрҗемәче Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы 1947 нче елның 1нче мартында Татарстан Республикасының Биектау районы Мәмдәл авылында туа.
Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетына укырга керә һәм аны тәмамлагач ике ел «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. Аннан соң 17 ел дәвамында Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары булып эшли.
1988 нче елдан ул янә Казанда: корреспондент, җаваплы сәркатип, аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире урынбасары вазыйфасында. 1995 елдан 2005 елга кадәр – әлеге газетаның баш мөхәррире. 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемен йөртә. Ул С. Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты.
1988 елдан -Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
1995 елдан -Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Авторның басмалары:
Кызарган алмалар: нәни хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 30 б.
Мыеклы фәрештә: хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 646 б.
Чуфут- кале малайлары: повестьлар.- Казан: Татар.кит. нәшр., 2005.-80б.
Мин аңа бәхет телим. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2007.-136 б.
Ике әни һәм бер математика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.-102 б.
Бер уч борчак. – Казан, Тат. кит. нәшр., 2016.-190 б.
Рәхәткә чыдап кара. – Казан, Тат. кит. нәшр., 2020.-176 б.
Тормышы һәм иҗаты турында әдәбият:
Латыйпов Ф. Кызарган алмалар// Татарстан яшьләре.— 1987.— 13 гыйнв.
Шәмси С. Тормышның бер кисәге// Шәһри Казан.— 1997.— 28 февр.
Галиев Ш. Мәмдәлләрдә янган уттан… //Ватаным Татарстан.— 1997.— 5 март.
Ихсанова Л. Алмагачның алмасы// Мәдәни җомга.— 1997.— 7 март.
Зыятдинова Ф. Адәм баласы җиргә ни өчен килә?//Сөембикә.— 2000.— №2.
Латыйфи Ф. Без — бер төркемнән // Казан утлары.— 2002.— №3.— б.181— 182 .
Балачак әдипләре.-Казан:Мәгариф, 2006.
Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.-Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.

