Салихов Данил Хабибрахман улы (1958)
Данил Салихов 1958 елның 7 октябрендә Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан музыка училищесына вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курсны тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга күчә. 1983 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985 елдан 1991 елга кадәр ул К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры. 1991 елдан Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993 елдан 2006 елга кадәр «Салават күпере» журналының баш мөхәррире вазыйфасын башкара. 2016 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе. Хәзерге вакытта Биектау районының Кече Битаман авылында яши.
Бүләкләр һәм танылулар:
1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре әгъзасы. 2000 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2006 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Гаяз Исхак исемендәге әдәби премиясе лауреаты. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале һәм «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Басма китаплары:
Яшьлек хатам – йөрәк ярам: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 327б.
Узып барышлый: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 285б.
Гыйләҗ тәрәзәләре: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 286 б.
Таш сандык: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,2008. – 320 б.
Пьесы: – Казань: Изд-во «Рухият», 2008.- 454 б.
Комедияләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 383б.
Пьесы: – Казань: Татар. кит. нәшр., 2017. – 462с.
Ак күгәрчен / башкорт телендә – 2012. – 343 б
Сәер кеше / азәрбайҗан телендә – 2018. – 123 б
Чукрак: роман. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2018. – 220 б.
Комедияләр /башкортчадан тәрҗемә һәм кереш сүз авторы – Д.Салихов. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2012. – 320 б.
Гаетбай Н. Капкын: повесть / башкортчадан Д.Салихов тәрҗемәсе. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2016. – 103 б.
Загребин Е. Ачы язмыш: пьесалар, хикәяләр, повесть / тәрҗемәД.Салихов, З.Хәким. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2016. – 191 б.
Куни Р. Яп тәрәзәң, бетте баш!: комедия / Д. Салихов тәрҗемәсе. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2017. – 119 б.
Аның турында әдәбият:
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.
Гыйләҗев А. Ябык капканың ачылыр чагы // Мәдәни җомга. – 1998. – 21 авг.
Акмал Н. Безне рухи чукраклык тышауда тота // Мәдәни җомга. – 1999. – 21 май.
Әхмәдуллин А. Эзләнүләр бәрәкәтлеме? // Казан утлары. – 2000. – № 8. – Б. 131-136
Гыймранова Д. Комедия… әллә комедия генә түгелме? // Сәхнә. – 2002. – № 8. 12 авг.
Гыймранова Д. Театрга гашыйк булыгыз! // Казан утлары. – 2003. – № 2. – Б. 124-129
Гыйлметдинова З. Артист ничек драматург булды? // Мәйдан. – 2008. – № 9. – Б.61-64
Закирҗанов, Ә. Баязит нигә өзгәләнә?// Мәдәни җомга. – 2011. – 14 гыйнв.
Тарханова, Г. Язучы җаны ник сызлана?// Мәдәни җомга. – 2011. – 16 авг.
Гыймранова, Д. Баязит дөрес яшәгәнме?// Шәһри Казан. – 2011. – 24 май.
Хәбибуллин, И. Баязит.//Ватаным Татарстан. – 2011. – 13 гыйнв.
Седельникова, Л. Смотреть, затаив дыхание// Знамя труда. – 2010.- № 90.- 17 нояб.
Җәлилова, Г. Балачакка кайтып барам.// Шәһри Казан. – 2011. – 19 июль.
Гыймранова, Д. Рухи байлыкны саклап…// Мәйдан. – 2009. -№ 9. – Б.9-64
Мортазин, М. Тышауланмаган иҗат// Татарстан яшьләре. – 1991. – 30 апр.
Юнысова, А.Тагын мәхәббәт турында.// Ватаным Татарстан. – 1999. – 22 октяб.
Илялова, И. Мысли по поводу// Идел. – 1998. – №8. – Б.36-37
Медведева, С. Тормышның астын-өскә китергән «Пуля»// Сәнгать. – 2003. – 25 гыйнв.
Гыймранова, Д. Актер да, драматург та// Шәһри Казан. – 2008. – 17 окт.
Таһирова, Э. Пуля сары йортка илтә// Сәхнә. – 2002. – № 1. 14 б.
Илтани Илялова. ···Көлсәң – көл… көлмәсәң уйлан···//Сәхнә. – 2010. №12. –Б.11
Мостафин, Н. ···Секрет его популярности – В народности···// Знамя труда. – 2008. 17 сент.
Мостафин, Н. Алтын көздә – алтын юбилей// Әлмәт таңнары. – 2008.- 19 сент.
Идрисов, Р. Язмыш аны театр өчен дә саклап калгандыр…// Атна. – 2007.- 22 март.
Галиуллина, А. Өзелгән йөзем/ Ватаным Татарстан. – 2006.- 25 апр.
Гыйләҗев, А. «Бу драматург түгел, бу очраклы килеп эләккән кеше» //ZAMAN. – 2003.- 17 гыйнв.
Гыйлметдинова, З. «Беренче пьессамны фатир алыр өчен яздым» //Акчарлак. – 2007.- 26 июль.
Лерон, Л. Остазлар фатихасын алып…// Мәдәни җомга. – 2008. – 10 окт.
Кәшфиева, Л. Алтын туе Әлмәттә// Хәзинә. – 2008. – 1 окт.
Гыймранова, Д. Язмышына язылган булгач…// Мәдәни җомга. – 2005. – 30 сент.
Юнусова, А. Китап котлау//Ватаным Татарстан. – 1998. – 4 авг.
Афиша «ВК» С именем Карима Тинчурина// Вечерняя Казань. – 1998.- 17 май.
Кульмухаметова, А. Судьба, как сломанная лоза// Республика Башкортостан. – 2006.- 26 апр.
Фәйзрахманов, И. Коткарыгыз, каравыл!!!// Безнең гәҗит. – 2009.- 1 апрель
