Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гыймадиев Алмаз Марс улы (1972)

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Биектау районының Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләр факультетына укырга керә.

А.М.Гыймадиев студент вакытта ук республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”)да хезмәт юлын башлый, аның беренче хикәяләре дә әлеге газета битләрендә басыла.

1996-1997 елларда ул Татарстан Республикасы Әтнә районы администрациясенең мәдәният бүлеге мөдире булып эшли.

1997 – 2014 елларда  – әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре.

2015 елдан алып хәзерге көнгә кадәр – “Акчарлак” республика газетасының баш мөхәррире.

1990 елдан башлап А.М.Гыймадиевның мәкалә һәм хикәяләре республикабыз газета-журналларында даими басылып килә. Ул – Татарстан китап нәшрияты һәм “Мәгариф” нәшриятында басылган 7 китап авторы.

2001 елда балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен А.М.Гыймадиевка Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районы Администрациясенең Ш.Маннур исемендәге премиясе бирелә.

2007 елда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең  А.Алиш исемендәге, 2022 елда – АО ”ТАТМЕДИА” һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Галиев исемендәге премияләренә лаек була.

1995 елдан – ТР Журналистлар берлеге  әгъзасы, 1998 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Авторның әсәрләре:

Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997

Хуш, Тамчыгөл.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.- 111б.

Без андый малай түгел.-Казан: Мәгариф, 2005.-182 б.

Ниязныӊ рекордлар китабы.-Казан: Татар. кит. нэшр., 2006. -80 б.

Телефонлы кәҗә: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.- 143 б.

Зур башваткычлар китабы: балалар өчен башваткычлар– Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.- 64 б.

Селфи таягы: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019.- 62 б.

Юләрләр авылы: зурлар өчен шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022.- 93 б.

Әдәби премияләре:

2001 елда балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районы Администрациясенең Ш.Маннур исемендәге премиясе бирелә. 2007 елда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең  А.Алиш исемендәге, 2022 елда – АО ”ТАТМЕДИА” һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Галиев исемендәге премияләренә лаек була.

Аның турындагы әдәбият:

Балачак әдипләре.-Казан:Мәгариф, 2006.

Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том.- Казан: Татар. кит. Нәшр., 2009.-751 б.

Ихсанова Л. Уӊышлар сиӊа, каләмдәш! // ШәҺри Казан. – 1997. – 8 авг.

Баттал Ф. Бер атуда ике куян // Ватаным Татарстан. – 1997. -12 нояб.

Ихсанова Л. Беренчесе // Ватаным татарстан. 1998. -11 февраль

Ихсанова Л. Бала күӊелле пыяла //ШәҺри Казан. – 2001. -27 апр.

Вәлиев М. Алмагачлар чәчәктә // Казан утлары. -2001. – 34. – 145 -153б.