Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Миңнуллин Туфан Габдулла улы

Миңнуллин Туфан Габдулла улы 1935 елның 25 августында Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1956-1961 елларда – Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый. 1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драматургия белән дә шөгыльләнә.

1962 елда Минзәлә академия театрында яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле комедиясе сәхнәгә куела. Шул ук елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры аның «Азат» (Ирекле) әкият-пьесасын сәхнәгә куя. 1964-1967 елларда Казан телестудиясендә редактор булып эшли, бер үк вакытта «Чаян» (Скорпион) журналында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1968 елдан әдәби эшчәнлек белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. 1975-1977 елларда – Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1984-1989 елларда – ТАССР Язучылар берлеге рәисе. 1989-1991 елларда -СССРның халык депутаты, СССР Югары Советы әгъзасы.

Театр җәмәгатьчелеге тарафыннан киң танылган пьесалары: «Безнең авыл кешеләре» (1961), «Үзебез сайлаган язмыш» (1972); “Әниләр һәм бәбиләр” (1984); “Без китәбез, сез каласыз” (1986); “Хушыгыз” (1993), “Бәхтияр Канкаев” тарихи драмасы (1974); “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Илгизәр + Вера”, “Йөрәк маем” һ.б. комедияләре; “ Ай булмаса йолдыз бар ” драмалары һ.б.

2010 елда ул Биектау районының Кече Битаман авылында җир кишәрлеге сатып ала һәм анда дача йорты төзи. Әмма, кызганычка каршы, табигатьтә ял итү белән ләззәтләнергә өлгерми кала, 2012 елның 2 маенда вафат була.

Бүләкләре:

1974 елда – М. Җәлил исемендәге әдәби премия;1979 елда- Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән  Әлмәндәр»  пьесасы өчен РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе; 1979 елда- Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге.

Мактаулы исемнәре:

2005 елда Татарстан Республикасының Халык язучысы,   Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Басылган әсәрләре:

Театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән пьесалары: «Безнең авыл кешеләре» (1961), «Үзебез сайлаган язмыш» (1972); “Без китәбез, сез каласыз” (1986); “Хушыгыз” (1993);  “Бәхтияр Канкаев” (1974); “Диләфрүзгә  дүрт кияү”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Илгизәр+Вера”, “Йөрәк маем”, “Ай булмаса йолдыз бар” драмалары, “Әниләр һәм бәбиләр”  комедияләре. һ. б.