Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рафис Корбан

       Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан   (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Дөбъяз районының (хәзер Биектау районы) Кече Битаман авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Рафис Корбанов 8-9 яшендә шигырьләр яза башлый. 1971 елда, шагыйрь Мәхмүт Хөсәен тәкъдиме белән, «Яшь ленинчы» газетасында аның «Таң көтеп» дигән шигыре бастырыла. Аннан соң ул үзенең шигырьләрен һәм язмаларын төрле газета һәм журналларга җибәрә башлый («Яшь ленинчы», «Ялкын», «Ильич юлы»).  1974 елны, Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының журналистика бүлегенә укырга керә.  1977 елны, университетның  өч курсын тәмамлаганнан соң, «Татарстан яшьләре» (Молодежь Татарстана) республика яшьләр газетасы редакциясендә эшли башлый. 1978-1980 елларда Буаның «Байрак» (Знамя)  район газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге  хәбәрчесе булып эшли. 1980 елдан ул янадан Казанда. Башта Казан шәһәре автозаправка станцияләре идарәсендә рәссам-бизәүче булып эшли. Шул ук вакытта университетта читтән торып укуын дәвам итә. 1983 елда «Журналист» белгечлеге буенча  югары белем турында Диплом ала. 1982 елдан 1989 елга кадәр Республика Гостелерадиокомитетында музыкаль тапшырулар мөхәррире, балалар һәм әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире булып эшли.

1989 елда аны балалар өчен татар телендә яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналына җаваплы секретарь итеп чакыралар. 1990 елда ул «Идел» журналының җаваплы секретаре вазыфасына күчә. 1991 елда  «Балачак» җәмгыятен ача һәм нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Бер үк вакытта Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби фонды директоры булып эшли. 1993 елда «ZAMAN в Татарстане» (Заман) Төркия-Татарстан газетасында редактор-оештыручы булып эшли башлый. «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә дә эшли. Шул ук елны аны Казан дәүләт курчак театрына әдәби бүлек җитәкчесе итеп чакыралар. 1995 елдан ул редактор, башта «Мәгариф» нәшриятында, аннары 1996 елдан 2009 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында  маркетинг бүлеге менеджеры, кече мөхәррир, редакция мөдире һәм баш мөхәррир булып эшли. 2009 елдан Р.Корбанов шәхси эшмәкәр, нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә, «Илһам» нәшрияты булдыра, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күчтәнәч» (Гостинец) буяу журналын оештыра.

Р. Корбан – 1990 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе булып сайлана. Бу вазыйфада 2016 елның 16 июненә кадәр эшли.

Рафис Корбанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе буларак, Россия төбәкләре Язучылар берлекләре арасындагы хезмәттәшлеккә зур игътибар бирде. Ул Халыкара Язучылар берлеге җәмгыятьләре Башкарма комитеты әгъзасы. Ул Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Кабарда-Балкар, Дагыстан, Әзербәйҗан һәм Казахстан язучылары белән тыгыз элемтәләрен дәвам итте. Узган гасырның 90нчы елларында алар үз көчләрен югалткан булалар. Татарстан Язучылар берлеге Россия һәм БДБ илләренең төрки телле Яшь язучылар фестивальләрен үткәрде(2015). Казанда Башкортстанның һәм Татарстанның яшь язучылар семинары уза. Анда ике республиканың 15 яшь язучысының иҗаты тикшерелә, нәтиҗәдә алар үзләренең Язучылар берлегенә кабул ителә. 2014 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге башка республикалардан һәм илләрдән килгән кунак-язучылар катнашында үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте. 2016 елда Рафис Корбанов төрле халык язучыларының Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейларына багышланган чараларда катнашуын оештырды. Рафис Харис улы татар язучыларының чуаш телендә («Тутар поэзии кашале» – татар шигърияте такыясы, Ю.Семендер тәрҗемәсе), казакъ телендә («Татар әңгәмәләре» – Татар хикәяләре, Г.Шойбекова тәрҗемәсе) китапларын тәрҗемә итүне һәм бастырып чыгаруны оештыра.  Тәрҗемә китаплары – Балкар шагыйрьләре Кайсын Кулиев һәм Муталип Беппаевларның, авар шагыйрьләре  Расул Гамзатов һәм Магомед Ахмедовларның, казах шагыйрьләре Нурлан Оразалин һәм Галым Җайлыбайларның, якут язучысы Даланның (С.Яковлев), удмурт язучылары Е.Загребин һәм В.Ар-Сергиларның, чуаш шагыйре В. Тургайның, карачай-балкар шагыйрьләренең, бөек рус язучысы Г.Державинның, М.Горькийның һәм башкаларның шигырьләр җыентыгы. Рафис Корбанов шулай ук яшь татар шагыйрьләренең китапларын тәрҗемә итүне һәм бастыруны оештырды: рус телендә («Антология современной татарской поэзии», Москва, 2015), азәрбайҗан телендә («Антология молодых татарских поэтов», Баку, 2016). Ул Р.Гамзатов (авар), М. Беппаев (балкар), Г. Җайлыбай (казах), М. Әхмәдов (авар), К.Кулиев (балкар), И.Мигалкин (якут), А. Тимиркаев (Мари), Г. Сабанцев (мари), Е. Курсоннах (якут) Э. Элдышева (калмык), Ы.Маралтая (казах), К. Бегманова (казах), С. Капутикян (балмән), К. Отарова (балкар), К. Мечиева (Балкар), Т.Зумакулова (Балкар), А.Додуева (Балкар), Ш.Абдикаримова (казах) һәм башкаларның  шигырьләр китапларын татар теленә тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара. Рафис Корбанов инициативасы белән М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» – Тува (Комбу), Чуаш (В.Тургай), Балкар (М.Беппаев), Г. Тукай шигырьләре – төрек (А. Акбаш), калмык (Э. Элдышев) һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Студент елларында ул курсташ студентлар киңәше буенча балалар өчен шигырьләр яза башлый. Аның беренче китабы «Буран кайда йоклый?» Татар китап нәшриятында1987 елда чыга. Шуннан соң 1989 елда «Җиде төстә кунакта», аннары «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм бавырсак» (1993) һәм башка китаплары дөнья күрә. Аның беренче китабы «Ел китабы –1987», икенчесе – «Ел китабы – 1989»,  өченчесе – «Ел китабы –1991» була. «Капкорсак»  китабы өчен аңа Ш.Маннур исемендәге премия бирелә. «Куркуын җиңгән куян» һәм «Алмалы төн» китаплары өчен 2003 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты була. Аның балалар драматургиясе өлкәсендәге эшчәнлеге, бигрәк тә курчак театрлары өчен пьесалар булдыру игътибарга лаек. Казанның «Әкият» курчак театры аның «Куркуын җиңгән куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) пьесалары буенча спектакльләр куя. Аның пьесалары буенча спектакльләр татар дәүләт яшьләр театрында («Керпе малае дуслар эзли», 1995 г., 2010 г., «Кәҗә белән Бүре» 2006 г.), Өфе «Нур» театрында һәм Яр Чаллы татар драма театрында («Патша кызы һәм җырчы» 2001), Яр Чаллы курчак театрында, Әстерхан курчак театрында һәм башка коллективларда да барды. Р.Корбановның пьесалары 2000 елда аның «Куркуын җиңгән куян» китабында нәшер ителде. Рафис Корбанов лирик һәм публицистик шигырьләр авторы буларак та билгеле. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар тарафыннан җырлар язылган. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен илледән артык шигырь, пьеса, проза авторы. Рафис Корбановның шигырьләре рус, мари, чуваш, калмык, казакъ, якут, алтай, азәрбайҗан, төрек, кумык, балкар һәм кабарда телләренә тәрҗемә ителгән.

Басма китаплары:

Буран кайда йоклый?: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.- 32 б. Җиде төстә кунакта: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.- 32 б. Сөзгәк болыт: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.-64 б.   Капкорсак: Шигырьләр. –Казан: «Мәгариф» нәшр., 1992. -166 б.                Мин бәйрәмнәр яратам: Шигырь. – Казан: «Балачак» нәшр.,1992.-10 б. Сөйләшергә өйрәтәм: Шигырь. –Казан: «Балачак» нәшр., 1992.-10 б. Капкорсак һәм Бавырсак: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.-32 б. Уян, татар!: Шигырьләр. – Казан: «Новая идея» нәшрият үзәге, 1999.- 200 б. Куркуын җиңгән Куян: Пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар, кит. нәшр., 2000.- 190 б.                                                                                                      Болыт суны болгаткан – Рыбки в облаках: Шигырьләр. –  Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.- 24 б.                                                                                         Алмалы төн. Нәниләр, әниләр һәм бәбиләр китабы: Шигырьләр. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.- 95 б.                                                                          Бәхет телим: Шигырьләр. – Казан: «Раннур» нәшр., 2002.-126 б.   Тапкырларга — табышмак: Табышмаклар. –Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.- 16 б.                                                                                                                       Яра: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.- 287 б.                                                  Тартар җыры: Шигырьләр. – Казан: «Илһам» нәшр., 2015.- 200б.                                      Ватан: роман .– Казан: «ТипоГрафф» нәшр., 2018.- 292б.                                           Отчизна: роман. Перевод с татарского /Рафис Курбан. .– Казан: изд-во «ТипоГрафф», 2019.- 248с.                                                                                                    Әхмәров: роман-хроника /  Рафис Корбан; (кереш сүз авт. Р.Гайнетдинов). – Казан: Татар, кит. нәшр., 2020.- 149 б.                                                                                  Балаларга: Шигырьләр, тәрҗемәләр, пьесалар / кереш сүз авт. Равил Рахмани. – Казан: «ТипоГрафф» нәшр., 2021.- 452б.

 

Бүләкләр:

Шайхи Маннур исемендәге әдәби премия (1993)

Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия (2003)

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2006)

Халыкара “Тюрксой” оешмасының Мәхтүм Колый исемендәге истәлек медале (2014)

“Россия–Иран дуслыгы” җәмгыятенең Мәвләнә Руми исемендәге истәлек медале (2017)

Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия (2023)

Аның турында  әдәбият:

Балачак әдипләре.-Казан:Мәгариф.-2006.

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.