Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәй Вахит

      Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит)  –  (1918-1978)   

Хәй Вахит 1918 елның 20 декабрендә Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Мәмдәл авылында крестьян гаиләсендә туа. Бала вакытта ук ата-анасыз калып, туганнары тәрбиясенә күчә. Тормышы авыр булса да, булачак драматург әдәбият белән кызыксына һәм үзенең тормышын сәнгать белән бәйләргә хыяллана. Шушы хыяллары аны башта Казан театр техникумына, аннан музыка училищесына алып килә. Училищены тәмамлап, Хәй Вахит Республика җыр-бию ансамбленә эшкә урнаша. Шушы елларда  аның драматург буларак актив эшчәнлеге башлана. 1937 елда “Канлы куллар” һәм “Соры кортлар”дигән беренче пьесалары языла һәм тиздән басылып та чыга. 1939 елда “Дулкыннар” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә.    1950-1960 елларда Хәй Вахит пьесалары буенча куелган спектакльләр татар театрларының сәхнәләреннән төшми уйнала. Бу чорның ул әсәрләре иң күп куелучы драматургларның берсе була. Туфан Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, Хәй Вахит – “дистәләгән еллар буе театр репертуарын үз җилкәсендә күтәреп килгән кеше”. Һәм бу дөрес тә, идеологик эчтәлегенә карамастан, аның әсәрләренең төп геройлары гап-гади кешеләр була, ул образларда тамашачылар үзләрен, дусларын, якыннарын таныйлар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Кызыл Армиянең җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, сугышны бронепоезд разведчигы буларак тәмамлый. Аннан Казан консерваториясендә, соңрак Мәскәүдә югары әдәби курсларда укый. Нәкъ шушы еллар Хәй Вахитның драматург буларак танылуының югары ноктасына туры килә. 1950-1960 елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә “Беренче мәхәббәт”, “Рәхим итегез”, Кайда соң син?”, “Соңгы хат” һ.б. пьесалары бердәй уңыш белән уйнала. 1961 елда “Беренче мәхәббәт” драмасы өчен автор Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була һәм Хәй Вахитка зур танылу алып килә. Бер үк вакытта ул “Самат” һәм “Дим буенда” операларына либретто яза.  “Җиһангир” либреттосы (1976) – Хәй Вахитның соңгы эше була. Драматург 1978 елның

7 июлендә Казанда үлә.

Авторның әсәрләре:

Яшерен эзләр: драма һәм скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. -124б.

Беренче мәхәббәт: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. -94б.

Рәхим итегез!: лирик комедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. -75б.

Кайда соӊ син? (Чакыру җыры): лирик поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. -95б.

Беренче мәхәббәт: пьесалар, скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. -368б.

Күк капусы ачылса: пьесалар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. -168б.

Мәхәббәтеӊ чын булса: пьесалар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. -144б.

Яшьлек юллары: пьесалар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 488б.

Пьесалар.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. -192б.

В нашей деревне: стихи. –Казань: Таткнигоиздат. 1954. – 64с.

Весна идет: стихи. – М.: Детгиз., 1954. – 64с.

Если любовь настоящая: пьеса. – М.: Сов. писатель, 1979. – 400с.

Первая любовь: пьесы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. -199с.

Аның турында:

Әхмәдуллин, А. Драматургныӊ үсү юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980 -202 б.

Татарский энциклопедический словарь.- Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 -703 с.

 Татарская энциклопедия.- Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Габдуллина, Г. Хәй Вахит драмаларында уӊай герой һәм аныӊ күӊел дөньясы// Милли мәдәният. – 2002. -№2. – б.72-74

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том./төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр.,2009. – 735б