Зиннур Хөснияр
Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) (1961)
Язучы Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) Татарстан Республикасы Биектау районының Бикнарат авылында туа. Аның әтисе – Зыятдин ага балта остасы, тимер эшенең остасы була, ә әнисе – Хәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында эшли. Зиннур, 1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Зур Битаман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институтның «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгендә иң актив катнашучыларның берсе, соңрак аның җитәкчесе булып китә.
Сәләтле студент беренче повестьларын һәм хикәяләрен бу елларда ук яза башлый. Дүртенче курста ул «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.
1985-1987 елларда З.Хөснияр хәрби хезмәттә. Брест шәһәрендә офицерлар әзерләү буенча мәктәпне тәмамлый.
1989 елда Татарстан радиосында ул әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең мөхәррире була, соңрак – Татарстан китап нәшрияты мөхәррире булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырында ул Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән татар балалары өчен иллюстрацияләнгән «Салават күпере» журналы оештыра һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта әлеге журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән балалар өчен билгеләнгән татар телендәге басмалар арасында иң популяры булып тора.
Зиннур Хөсниярның матур һәм игелекле хезмәт башлангычлары журналистика өлкәсендә “Салават күпере” басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан бирле яшьләргә багышланган “Җүләр чак” , “Таһир-Зөһрә” гаилә газетасы, 1999 елдан өлкәнрәк укучылар өчен “Яучы” “Әбүгалисина” газеталары һәм ниһаять, 2001 елда аның шәхси инициативасы һәм финанс ярдәме белән, аның мөхәррирлеге астында “Сәхнә” театр һәм эстрада журналы нәшер ителә башлый. 2001 елдан башлап бу газета-журналлар 3.Хөсниярнең «Ак барс матбугат йорты» тарафыннан оештырылган төстә басылып чыга һәм таратыла. Матбугат йорты шулай ук татар һәм рус телләрендә матур әдәбият һәм дини китаплар бастыру белән дә шөгыльләнә. «Аллага шөкер . Балалар өчен дин сабаклары», «Книга жизни», «Мин сине ничек яраттым» – бу сериядән.
Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы хикәяләр җыентыгы – «Таң ата да кич була» 1989 елда дөньяга килә. Авыл тормышы, көнкүреше тасвирланган егермеләп хикәяне берләштергән җыентык авыл халкының образларын чагылдыра, аны әдәби даирәләрдә җылы каршы алалар.
Әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның әсәрен яхшы белүен, әсәренең теле-стиле «үткен-шаян» булуын, халык рухында язылуын билгеләп үтәләр.
Аннан соң укучыларга тәкъдим ителгән әсәрләре – «Тәгәри китте язмышлар» (1991) проза җыентыгы һәм аеруча зур романнары: «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) игътибарга лаек. Аларны хәзерге чынбарлыктагы кешеләр арасында барлык рухи кыйммәтләр җимерелгән каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачу тәҗрибәсе буларак карарга мөмкин.
“Ак болыт күләгәсе”, “Хуҗа һәм аның хатыны”, “Кышлаган үгез” хикәяләре өчен Татарстан Язучылар берлеге 2001 елда З.Хөсниярне Фатих Хөсни исемендәге премия белән бүләкли. 2005 елда нәшер ителгән «Эттән туган» романнарында һәм «Фаҗигәгә ике билет» (2007) китабында автор бүгенге көнкүрешнең барлык якларын ача. «Хуш, авылым!», «Гарасат» романнарында З.Хөснияр авылны һәм хезмәтне яратучы кешеләргә мәдхия җырлый. З.Хөснияр – татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. Аның 1996 елдан 2004 елга кадәр кече яшьтәге балалар өчен биш китабы нәшер ителә. Ул шулай ук 2015 елда дөньяга килгән Биектау районы турындагы «Биектау районы. Кичә. Буген. Иртәгә.», китабын төзүчеләрнең берсе.
Зиннур Хөснияр – татар әдәбиятына яңа темалар, сюжетлар һәм геройлар китерә торган новатор-язучы, мәсәлән соңгы язган «Хур кызлары» әсәрендәге кебек.
Зиннур Хөснияр – Ш.Маннур, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе (2006), әдәби җирлектә ирешкән уңышлары өчен Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була (22,03.2001 ел, ТР Президенты Указы), «Казанның 1000 еллыгына истәлеккә» медале (2005). Татарстан Президенты Р.Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (2010). Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1990), Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2016).
Хатыны Нурия белән кызлары Зилә белән уллары Булатны тәрбияләп үстерәләр.
Авторның әсәрләре:
Таӊ ата да кич була: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. -175б.
Тәгәри китте язмышлар: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. -124б.
Шүрәле шаяруы: хикәяләр Һәм пьеса/ соавт. Л. Лерон. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. -27б.
Терсәк сугышы: роман, повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. -334б.
Алмачуар әкияте: балалар өчен тарихи әкият.- Казан: Ак барс, 2003. -16б.
Сыбызгы борын: хикәят. – Казан: Мәгариф, 2003. – 20б.
Зилә бакчага бара: хикәя. – Казан: Ак барс, 2003. -16б.
Эттән туган: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. -250б.
Трагедиягә ике билет: роман – дилогия, повесьлар, хикәяләр.– Казан : Татар. кит. Нәшр., 2007. -399б.
Аның турындагы әдәбият:
Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.- Казан: Татар. кит. нәшр.-2009.-751 б.
Хәсәнов М. Читтә калмаска!// Казан утлары. -1987. – №5. – Б. 95-97
Әгъләмов М. Таӊ атмыйча кич булмый…// Татарстан яшьләре. – 1989. – 23 май
Закирҗанов Ә. Терсәк сугышы, яки Болыт каплаган дөнья// Мәдәни җомга. – 2002. -31 май.
