Альберт Бари улы Хәсәнов (1937 – 2020)
Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Кече Кавал авылында туган. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач, 1956-1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Нефтьчеләр шәһәре Лениногорскига эшкә җибәрелә, “Ильич васыятьләре” исемле шәһәр газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук газетада үзенең беренче хикәяләрен бастыра. 1962-1965 елларда Лениногорск телевидение студиясендә “Соңгы хәбәрләр”нең редакторы була. 1976-1986 елларда Лениногорск шәһәренең “Радиоприбор” заводында эшли. 1990 елда, “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе буларак, журналистикага кире кайта.
2020 нче елның 8 ноябрендә Альберт Бари улы Хасанов безнең арабыздан мәңгелеккә китте.
Бүләкләре:
Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (1995)
1982 елдан ТР Язучылар союзы члены.
Авторның әсәрләре:
Озын аяк: хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б.
Таӊ йолдызы: хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 96б.
Кояш бүләк итәм: хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 160б.
Юллар үргә илтә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 137б.
Тугрылык : хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 110б.
Сөенеч: повесть, хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 136б.
Шулай бермәлне: повесть, хикәяләр, очерклар, истәлекләр,әдәби портретлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 240б.
Кемгә сөйлим серләремне: повестлар, хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254б.
Яратмый мөмкин түгел…: хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 199б.
Кан үче: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 256б.
Җәнбәт җәвере: повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 478б.
Верность: рассказы/ пер. с татар. Н.Алимбековой. – М.: Дет. лит., 1984
Легенды нехоженых троп: рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 1986.- 64 с.
Радость: повести, рассказы. – М.: Современник, 1986.-272 с.
Узел верности: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 1997.- 352 с.
Полет пчелы: рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 2005.- 175 с.
Чатан – король Лосиного осинника: повесть. – Казань: Рухият, 2014.-144 с.
Аның турында:
Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.// төз. Р.Н. Даутов, Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр.- 2009.- 751 б.
Халидов, Ә. Табигатъ тугрылык сорый// Татарстан яшьләре. -1981. – 24 март.
Хәсәнов, А. Бер күрешү – үзе бер гомер // Ватаным Татарстан. -1997. –
2 декабрь.
Рәхимҗанова, Г. Язучы белән очрашу // Заман сулышы. – 1997. – 11 декабрь
Нәгыймова, М. Әдипнеӊ кыйбла юлы // Әлмәт таӊнары. – 1997. – 16 декабрь
Габдуллаев, Ә. Алтын бәйрәмеӊ белән , Альберт! // ШәҺри Казан. -1997. –
19 декабрь.

