Сабирова Гульназ Мансуровна иҗаты
Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган шигырьләр..
Шүрәле
Тукайга ияреп
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – «Әлдермеш» диләр;
Жырлаганда көй өчен «тавыклары жырлай» имеш диләр;
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Ул якларны, берничә кат, сагынып ураган идем.
Авылларын, һич онытмыйм, һәръягы урман иде;
Әйтерсең лә, ул урманнар авылга юрган иде.
Зурмы дисәң, зур түгелдер, урманнары – кечкенә;
Аңа якын бер елга бар, әйтерсең- инеш кенә.
Рәхәтләнеп йөреп булмый, анда бик сасы һава;
Бигрәк тынчу, җил исми, кислоталы яңгыр ява.
Урманга кергән идем, җыярга дип, җир җиләк.
Егылдым, аяк астында ята бит иске чиләк.
Каршы алды боегып, янып беткән чыршы, нарат.
Корыганнар бар куаклар, үләннәр, эшләр – харап.
Юкә, каеннар төбендә күрмәдем мин гөмбәләр,
Кая киткән кызыл, аллы-гөлле гөлләр, гөнҗәләр?
Сокланып йөргән идем бит мондагы чәчкәләргә,
Кемнән генә ярдәм сорыйм, нәрсә дип әйткәләргә?
Ай-хай! Аптырап утырдым, исем китеп, чүгәләп,
Килеп кунды кулыма гарипләнгән ак кубәләк .
Зарлана башлады, исән калган урман кошлары.
Әй, сөйлиләр ярсып миңа, исе китеп хушлары.
Ачылды миңа шулчак чын хакыйкатьнең пәрдәсе:
Ах, нишләткән бит урманны бу ходайның бәндәсе.
– Бу урманы таладылар, кистеләр бит кешеләр,
Тиен, әрлән, поши, куян – бар да качып беттеләр.
Патшалык итә бит монда ямьсез ала күселәр,
Исән калган кыргый эт һәм җен-пәри ишеләр.
Исән диләр әле монда кайдадыр бер Шүрәле,
Син дә кач, берүк үч алмасын, дим, күренмәле.
Кешеләргә ул үчле һәм бик тә явыз икән ди.
Кичләрен елап, чыгара зарлы аваз икән ди.
Качтым кошлар сүзен тыңлап, якын куак төбенә,
Бер егет күренде, жырлап килә авыл көенә.
Килде дә кисә башлады, исән соңгы агачны,
Аннан утырды да ял итергә бераз, аргачтын.
Чү! Тавыш ишетелде, егет басты аягүрә,
Каршысында әллә нинди куркыныч чит –зат күрә.
Хәле дә юк мескеннең, бөгелгәндер кармак кеби,
Сынган кулы, аяклары да ботак-тармак кеби.
Усал, ялт-йолт килә эчкә баткан хәлсез күзләре,
Калтырап чыга башлады куркытырлык сүзләре:
-Әй син, кеше, оялмыйча таладың бит урманны,
Качырып барча кош-кортны, поши, бүре, куянны.
Урманда күп чүп-чар, шешә калдыгы, күр әле,
Елыйм гарьлегемнән, бу мин бит –горур Шүрәле,
Яшеллек юк, агуланды, пычранды бар һавасы,
Сау-сәламәт түгел шуңа күрә адәм баласы.
Күр, соңгы агачларны кисәсен көпә-көндез,
Сөзәм хәзер үзеңне, үткен минем очлы мөгез,
Кыстырып куям хәзер шушы агачка кулыңны,
Үзең шулай мыскыл иткән иден, минем улымны.
Егетнең кулын кыстырып, бәйләде нык терәп,
Эндәште егет калтырап: “Сиңа миннән ни кирәк?”
-Эх, син! Аңла- табигатьне саклыйк диеп үтенәм,
Мондагы хәлләргә бик ачынып, шулай үкерәм.
Какшый сәламәтлек, һава түгел, агу сулыйбыз,
Бу хатагызны сез кайчан төзәтергә уйлыйсыз,
Уйныйсым килми хәзер синен белән кети-кети,
Монда кайгы, монда хәсрәт, һич кенә уен йөртми.
Егет авыртуга түзә алмыйча гел бакыра,
Шүрәлене өметләнеп килешүгә чакыра:
“Төзәтербез хатаны, җибәр генә!” – дип ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына.
-Ярый жибәрәм, и, адәм генәм, сиңа тимәм,
Үтәрсең дип ышанам, бер шартым бар, сиңа дигән!
Кире үз хәленә кайтырыгыз сез урманны,
Житкер кешеләргә минем шушы моң-зарны.
Бәйдән ычкынгач та кулы, егетебез шатланды ,
Авылына кайтырга дип, күк атына атланды.
Күп тә үтми, авыл халкы бар да жыелып килделәр,
Урмандагы пычраклыкны, корылыкны күрделәр.
Күп агачлар утырттылар, чистарттылар урманны,
Үрчеттеләр поши, тиен, чакырттылар куянны.
Кошлар кайтты шатланышып, сайрый-сайрый өенә.
Барча корткоч – жанварлар бу хәлгә бик сөенә.
Рәт-рәт үсеп китте чыршы, усак, каен, нарат,
Шытып чыкты гөмбәләр шул агачларга карап.
Үстерделәр чәчәкләрне, сулар сибеп бергәләп,
Шул чагында гөлдән-гөлгә кунып йөрде күбәләк,
Таралды хуш исләр урманга, сафланды һавалар
Чәчәккә күмелеп үзенә чакырды аланнар.
Бу хәлгә сөенеп, елмайды бәхеттән Шүрәле,
Мин дә бу эшләрдә теләп катнаштым әле,
Урманны сакла, пычратма, якма берүк учагың.
Шул чагында каршы алыр урман җәеп кочагын.
Бирер гөмбә, җиләген дә, рәнҗетмә тереклеклеген,
Һич исеннән чыгарма син, урманның кирәклеген.
Саф җилләр сыйпасын чәчеңнән, аллатсын битеңне,
Урманнар гөрләп үссен, кеше, сакла син җиреңне!
2018ел
Яшел имән васыяте
У лукоморья дуб зелёный;
Златая цепь на дубе том;
А.С. Пушкин
Диңгез буендагы яшел имән
Тора әллә каян күренеп.
Песи йөри аның тирәсендә
Затлы киемнәргә төренеп.
Шунда, имәннең ботакларына
Алтын чылбыр элеп куелган.
Шул чылбырда укымышлы песи
Көне-төне озын юл узган.
Уңга барса, җырлар көйли икән,
Сулга китсә – нидер сөйләнә.
Монда озын чәчле су анасы
Имән ботагында тирбәнә.
Күзгә күренми торган юлларда
Гаҗәп хайваннарның эзләре.
Тавык аяклы убыр өенең
Монда юктыр тәрәзәләре.
Ерак түгел генә урманнар бар:
Үсә кипарислар, пальмалар.
Банан агачлары, әфлисуннар, киви
һәм дә хикмәт тулы алмалар.
Диңгезендә балыклары уйный,
Патша ята ярда кызынып.
Сихерче дә яңа күлмәк теккән
Алтын-мәрҗәннәргә кызыгып.
Кояш нурларында ялтырыйлар
Диңгез үзе һәм яр буйлары.
Тик имәнгә монда бик күңелсез,
Әллә кайда йөри уйлары.
Миндә дә күрдем аны, ул имәнне,
Булдым яшел имән янында.
Чү, нәрсә бу? Имән тирәсендә
Кемдер өзгәләнеп ялына:
-Нәрсә кирәк сиңа тагын димен,
Бигрәк җүләр агач инде син!
Ниләр җитми һаман да үзеңә,
Елыйсың син нигә бүген дә.
Алтын чылбырлар тора эленеп,
Тормыш бара гөрләп үрелеп,
Язлар җиткән саен син имәнем,
Ник барасын шулай сүрелеп?
Имән авыр сулап телгә килде,
Уфтанды һәм башын түбән иде:
-Кайда үзем туып үскән җирем,
Кайда минем яшел урманым
Бу чит-ят илгә мин каян килдем?
Шуны аңлый алмый үсәмен.
Их, шатлыгымнан бер елар идем ,
Монда Шүрәлене күрсәмен.
Төнен зифа буйлы каен кызы
Төшләремә кереп йөдәтә.
Үпкәләп һәм еламсырап миңа
Көяз кыздай нидер көйләтә.
Юкәләрне шау чәчәктә күрәм,
Тамып тора аның баллары.
Бергә үскән усак, чыршыларны
Һич оныта алмам аннары.
Бөрлегән һәм кура- сеңелләрем,
Тәмле җиләкләрен бирәләр.
Шомыртлар да язлар җитү белән
Ап-ак күлмәкләрен кияләр.
Күбәләкләр ал гөлләргә кунып
Алан өсләрендә уйныйдыр.
Төшләрәремдә туган якны күреп
Күңелкәем һич тә туймыйдыр .
Урмандагы алмагачларынын
Пеште микән инде алмасы,
Бер дә матур күренми куземә
Чит илләрнен биек пальмасы.
-Син бәхетле!- диләр танышларым,-
Ятмыйсың дип, тормыш төбендә.
Айрылганга яшел урманымнан,
Кайгы хәсрәт күңел түрендә.
Кайгы баскан имән сүзләренә
Кеше уйланып, җавап бирде:
-Минем гомерем дә үкенечле,
Тыңлап тор, хәзер сөйлим – диде-
Юк үткәнең синең, урманың да,
Мин гаепле аның булмавында.
Шырпы тоткан чакта ялгыш кына
Ут кабынды синең урманыңа .
Авылымның шулчак урманнары
Дөрләп-дәрләп, ярсып яндылар.
Их, агачлар да, җәнлекләр дә
Ут астында янып калдылар.
Рәхимсез үрләде зәһәр утның
Кайнар ялкын тулы телләре.
Мин күз ачып йомган араларда
Калды җирдә бары көлләре.
Яшь үсенте идең син ул чакта,
Алдым казып сине үземә.
Ядкарь итеп саклап алып киттем,
Тормыш бүләк иттем үзеңә.
Синең алда гаебем зур минем,
Гонаһым да зурдыр, әлбәттә.
Тыныч кына, кайгы- хәсрәтсез,
Яшәдең бит, дустым, рәхәттә.
Калтырады имән ботаклары
Яфраклары калды каралып,
Соңгы сүзен әйткән чакта кеше
Алтын чылбыр төште таралып.
– Алтыннарның барысын да салып,
Карамыйча җилгә -буранга.
Кош оясы элеп, шәлем киеп,
Кайтыр идем кире урманга.
Балачакта калган эзләр буйлап
Килә минем чабып барасым.
Бернәрсәгә алыштырмас идем
Яшел урманымның һавасын.
Син алтынга уралсаң да, аңла,
Туган җирләр була бер генә,
Хатаңны син төзәтәтергә ашык,
Кайт та, утырт урман тиз генә.
Чит илләрдә яшәп бәхетне син
Беркайчан да күрә алмассың.
Урманнар да кабат сиңа рәнҗеп,
Үксеп-уксеп елап ятмасын.
Минем кебек чит җирләрдә яшәп,
Агачлар да хәсрәт күрмәсен,
Урманнарга бүтән беркайчан да
Ялкын телләре үрелмәсен.
Мин сагыштан үлеп барам бүген
Китеп барам якты дөньядан.
Васыятемне үтә, зинһар өчен
Кайт син, авылыңа яңадан.
Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен,
Ялгыз имәнкәйнең күргәнен.
Үзем күрдем, үз күзләрем белән
Аның ничек кибеп үлгәнен.
Сак бул кешем, син дә сак була күр,
Барыбыз да җиһан баласы.
Беркайчан да төзәлмәстер хәзер,
Йөрәгеңнең шушы ярасы.
Кадерләрен бел син, урманыңның
Дәваларга тырыш ярасын.
Гомер буе тагын кемдер сиңа,
Рәнҗүләрен саклап калмасын.
Имән әйткән васыятьләрне сез,
Һәрберегез ныклап тыңлагыз!
Урманнарны зинһар рәнжетмәгез,
Тере табигатьне саклагыз!
2017 ел
Тукай абыйга
Телем ачылган бит синен
Әкиятләрене укып,
Хәтеремдә, йөргән идем
Шүрәледән куркып.
Мин дә хәлләрен сораштым,
Күбәләккә багып.
Акбай белән сөйләштем,
Алларына басып.
Чәчләремне дә үстердем.
Су анасын карап.
Ул әкиятне күптән инде
Бетердем мин ятлап.
Шигырь яздым, Тукай абый.
Туган көнен котлап.
Һәйкәлеңә чәчәк куям,
Хөрмәт белән, зурлап.
…
Сеңлемә
«Апа, нәни бер эт алыйк!»- диеп,
Гел тенкәмә тиясен,
Этләр яратмаганымны
Син бит, сеңлем, беләсең.
«Көчек елый иде!»- диеп,
Хәйләләгән буласын,
Урамда беркем юк бит,
Нинди көчек еласын!
Нәрсә генә уйламыйсын,
Син мәктәптән кайтканда
Этләр тартып алган, имеш,
Беркөн суга батканда.
Кичә этләр кирәк булган
Явызлардан сакларга,
Ә бүген ул сиңа кирәк
Тыныч кына йокларга.
Бүләк итми булмас инде
Сина көчек баласын
Минем борчымыйча гына,
Тыныч кына уйнарсын.
Сиринь чәчәген күргәч…
Үз чираты һәр куакның,
Бу табигать шундый акыллы….
Куңелемнән чыккан хисләр
Тирә якка ташып атылды….
Үз чираты һәр куакның,
Бу табигать шундый акыллы….
Сиреньнәрнең хуш исеннән
Жуям кебек хисне, акылны.
Килдем зәңгәр сиреньнәргә
Зәп-зәңгәрдән киенеп.
-Мин яратам сезне!- дидем,
Яшь кызчыктай сөенеп.
Сиреньнәрем елмайдылар,
Тагын хуш ис таралды.
Аларның матурлыгыннан
Бар табигать таң калды.
Кошлар да сайрап жибәрде,
Үз моңнарын таратып,
Йөрим чәчәк арасында
Бар жиһанны яратып.
Мин язларга мәңге гашыйк,
Гашыйк язгы гөлләргә,
Гашыйк булам килеп кергәч
Шау чәчәкле жәйләргә.
Үз чираты һәр куакның..
Бу табигать шундый акыллы….
Сунмәсеннәр шул хисләрем,
Йөрәгемнең кайнар ялкыны!
Кызым туган көненә котлау
Минем өчен дә бәйрәм әле,
Бүген әни булган көнем!
Ул мизгелне онытасым юк,
Әллә төшем, әллә өнем!
Кара чәчле, кара күзле
Кызчык кыштан бүләк булды,
Салкын кышны җылытырлык
Бар дөньяма нурлар тулды.
Тышта буран. Кар бөртекләре
Әллә шатлыктан биеделәр.
Бәсле агачлар да тәрәзәмә
Мине котлап иелделәр.
Тулгак ачылары онытылды,
Кызымны алгач та кулыма.
Карынында чакта сөйләшүем
Әверелде бишек җырыма.
Назлы кызым, җимешем син,
Алсу алма йөзләрең….
Әтиең дә килеп җиткән,
Яшькә тулган күзләре…
Кызым!
Кичә генә нәни кызчык идең,
Буген үзең тормыш корасың,
Безнең йөрәкләрдә генә һаман
Нәни кызчык булып каласың.
Горурлыгыбыз да, шатлык та син,
Безнең өчен һәрчак йөрәктә.
Туган көнең белән котлап, кызым,
Калабыз без изге теләктә.
Ак бәхет алып килсен кышлар,
Яшә син яз кояшыдай көлеп.
Чын күңелдән чыккан сүзләрем
Бүләк итәм шигыремә төреп.
