Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Галимова Рокыя Рәхимҗан кызы иҗаты

Кыш.

Ап-ак кышның аяз киче,

Салкынча саф һавасы.

Агачларны бәскә сарган

Һәр ботакта алкасы.

 

Җем-җем итә кар бөртеге,

Энҗе сипкән һавадан.

Юрган япкан җир өстенә

Тирән йокыга талган.

 

Юрган япкач, тыныч йоклар

Язга чаклы киң кырлар.

Энҗе бөртекләре кунган

Чыршылар сакта торырлар.

 

             Ник бутадың?

 

Ак бурандай килеп урадың да

Синең мәхәббәттән буталдым.

Адаштым мин чыгар юлым тапмый

Ник бутадың мине, бутадың?

 

Җилләр кебек килеп назладың да

Учагыңны нигә кабыздың?

Очкыннары беркөн сүнәр булса,

Көлен таратырмы давылың?

 

Нурлар булып килеп урадың да

Нурдай якты микән мәхәббәт?

Назларыңда качып назларсыңмы

Биреп, янып яшәр өчен дәрт?

 

             Язгы бозлар.

 

Без танышкан язның бер кичендә

Ташып акты бозлар елгадан.

Бары калган тирән хәтирәләр

Йөрәкләрдә салкын уйлардан.

 

Язгы боздай салкын гына киттең

Араларны бик тиз суытып.

Ә мин тиле, чын сөюдер диеп,

Күңелемне йөрдем юатып.

 

Язгы бозлар күз алдымнан китми

Салкыны да калды йөрәктә.

Миннән көлеп карыйсыңдыр сыман

Мин карасам синең сурәткә.

 

Һәр ел саен килә җиргә язлар

Бозлары да тулып агалар.

Миндә калган синең сурәтең дә

Күзләремә салкын багалар.

 

                Искә төшә.

Яши-яши генә аңлыйм

Тормышның барлык серен.

Күпме сынау, мәшәкатьләр

Кичергәч, тулы белем.

 

Искә төшә бала чаклар,

Сагындыра яшьлек тә.

Саклана бары хәтирә

Туган-үскән нигездә.

 

Китәбез туган нигездән

Көзен киткән кош кебек.

Әнием дәшәдер сыман,

Үзәкне куя өзеп.

 

Тәрәзәдән әнием карап,

Озатып кала сыман.

Әти-әнием рухына

Кабулдан булсын догам.