Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сафиуллин Әнис Альберт улы иҗаты

Ак  томаннар

Китеп югалдың син, иркәм
Ак томаннар арасына.
Хәтта сау бул дип әйтмәдең,
Кул селтәдең барысына.

Ак томаннар миңа дәште
Көтмә диеп беркайчан да.
Тик йөрәк кенә һаман елый
Үткәннәргә кайтмасам да.

Горур булдың син, иркәм,
Хисләремне аңламадың.
Йөрәгем түрләреннән чыккан
Сүзләремне тыңламадың.

Томаннар эреп таралды,
Төзәтте вакыт яраларны.
Тик барыбер якынайтмады
Ерагайган араларны.

(Әнис Сафиуллин сүзләре һәм көе)

***

Яфракларда көзнең төсе,
Җәйләр инде тагын узган.
Мәңге сүнмәс сөюләрнең
Бүген чәчкәләре сулган.

Ә Син кая киттең сөю,
Ник мәңгелек булалмадың,
Икебез дә ике ярда,
Ник бәхетле итә алмадың.

Кояш бүген елмаймый да,
Сибәли салкын тамчылар,
Бу күңелем сүрән көзне
Ялгызы микән каршылар.

Сукмакларга коела яфрак,
Яңгыр ява инде коеп
Бигрәк кыска булды сөю,
Булмады җылысын тоеп.

***

Көзләр миңа шатлык алып килми,
Кайгы- сагыш кына көзләрдә,
Көзге сукмаклардан бергә атлар
Якын кешең кайдан эзләргә.

Сукмакларда җилләр генә уйный,
Күбәләктәй оча яфраклар,
Көзге җилләр белән китсен иде
Күңелдәге барча газаплар.

Көзләр миңа шатлык алып килми
Көтим микән язлар җиткәнне,
Бәлки язлар белән табармын бер,
Күптән көткән назлы иркәмне.

Лилиям

Уйнап тора ут күзләреңдә
Көләч йөзең нур сибә
Күңелемдә хисләр ургый
Йөрәгем Син дип тибә.

Назлы гөлем, сылукаем,
«Яратам Сине!»- , диям.
Аңла минем сөюемне,
Йөрәк ярам, Лилиям.

Гөлбакчада меңләп чәчәк
Иң матуры Син генә
Күңелемнең кояшы Син
Мәңге сөясем килә.

Күктә яна меңләп йолдыз
Иң яктысы Син генә.
Күзләреңә карап туймыйм
Гел дә күрәсем килә.

            (Әнис Сафиуллин сүзләре һәм көе)

***

Гафу итү авыр түгел
Кабат ышану авыр.
Күпме гафу үтенсәң дә
Яра йөрәктә калыр.

Үпкәләтү авыр түгел,
Тик Бер генә сүз җитә,
Яраларны төзәтергә
Ай түгел, еллар китә.

Ялганларга авыр түгел
Ышандыруы авыр.
Ышанычны югалттыңмы
Мәңге ярасы калыр.

Алдама Син, үпкәләтмә
Җаның тарткан кешеңне,
Күп вәгьдәләр бирми генә
Эшлә гамәл, эшеңне.

***

Җәйләр җитте, юкә яфрак ярды,
Чәчәк атар тиздән, көттермәс.

Без кавыштык бер дә аерылмаска,
Арабызга дошманнар кермәс.

Чит-ятларның яман сүзләренә
Тик алдана күрмә син, бәгьрем.
Ышан бары йөрәгеңә генә,
Белеп чып-чын сөюнең кадерен.

Бәхетсезләр барысы яман түгел,
Тик арада була көнчеләр,
Гайбәтләргә колак сала күрмә,
Алга гына бара көчлеләр.

Җәйләр җитте, юкә яфрак ярды,
Чәчәк атар тиздән, көттермәс.
Без кавыштык бер дә аерылмаска,
Арабызга дошманнар кермәс.

***

Ачылмаган гөлнең бөреләре,
Синең кулда чәчәк аттылар.
Назны тоеп йомшак учларыңда
Ак таҗларын бүген ачтылар.

Йөрәгемдә зәгыйфь булып янган,
Сөю хисләремә ут капты.
Ялгышмадым, күңелләрем сине,
Жиде диңгез артыннан тапты.

Яраланган күңел түрләремә
Дәва булып килеп кердең син.
Сөюләрнең соңы булмый барыбер,
Әйтә күрмә  «Хәзер инде соң».

Ачылмаган гөлнең бөреләре,
Синең кулда чәчәк аттылар.
Назны тоеп йомшак учларыңда
Ак таҗларын бүген ачтылар.

Кояшым

Сүнсә күктә йолдызың,
Ай- кояшың  булырмын.
Сагышлы куңелеңне
Гел юатып торырмын.

Югалтырга ашыкма
Ярсу хисләрең белән.
Күңелеңнең серләрен
Бары мин генә беләм.

Син дә минем кояшым
Гомерем күгендәге.
Мәңге сүнмәс өметем
Йөрәгем түрендәге.

Син минем сөю гөлем,
Шау чәчәккә төренгән.
Мәңге назлап торырмын,
Чит гөлләргә үрелмәм.

(Әнис Сафиуллин сүзләре,  Гүзәлия көе)

***

Ялгызлар йөри каңгырып
Киң шәһәр урамында.
Бәхетле тормыш кору бит
Һәркемнең хыялында.

Ник кача кайчак бәхетләр,
Искән көзге жил кебек.

Алсын иде сагышларны
Яфраклардай бөтереп.

Кояш та хәзер күренми
Болытлар гына гизә.
Ялгызлыкның ачылары
Җаннарны  һаман изә.

Ә күңелләр һаман көтә,
Кайтыр диеп бәхетләр.
Болыттан да арынырлар
Без көткән аяз күкләр.

***

Язмышларны бергә бәйләп,
Синең белән кавыштык.

Беркайчан да аерылмаска
Вәгьдәләрне алыштык.

Сине гомергә сайлавым,
Булмасын берүк ялгыш.
Нинди генә хәл булса да,
Аерма безне, язмыш.

Син дә, мин дә бер үк җаннар,
Нык булсын безнең хисләр.
Һәрвакыт йолдыздай якты,
Булсын караңгы кичләр.

Сине мәңгегә сайлавым
Булмасын иде ялгыш,
Нинди сынаулар бирсәң дә,
Аерма безне, язмыш.

***

Күпне өмет итмә миннән,
Ничек бар, шулай ярат.

Араларны боза күрмә,
Кеше сүзенә карап.

Яратмасаң шунда ук әйт,
Йөрмә күңлеңне алдап.
Көчләп яраттырып булмый,
Булмый хисләрне ялгап.

Үкенечләр кыла күрмә,
Үкенеч азагы газап.
Ә ул тиз генә төзәлми,
Әрни йөрәккә кадап.

Күпне өмет итмә миннән,
Ничек бар шулай ярат.
Сөюне мәңге сакларга
Ничек булса да яраш.

Гүзәлем

Агымсуга карап уйга талам,
Дөрләп яна минем йөрәгем.
Төннәр буе йоклый алмый ятам
Синсез үтә айлы кичләрем.

Кушымта:
Әй Гүзәлем, өзмәче үзәгем,
Болай да яралы йөрәгем.
Бу җырымны сиңа атап язам
Булсын диеп сиңа бүләгем.

Агымсу өстендә кошлар оча,
Ала алмыйм шуннан күзләрем.
Елмаюың китми күз алдымнан,
Шат йөзләрең синең, Гүзәлем.

Кушымта:

Су өстендә ак кораблар йөзә,
Калдыралар дулкын эзләрен.
Әй Гүзәлем, күримче тагын бер
Кояштай балкыган йөзләрең.

Кушымта:

  (Әнис Сафиуллин сүзләре һәм  көе)

***

Уттай кайнар мәхәббәтнең
Бүген чәчкәләре сулган,
Аралар кинәт өзелеп,
Буласылар инде булган.

Ялгышлар инде кылынган,
Кайтарып булмый яңадан.
Ниләр генә булды безгә
Салкын җил узды арадан

Нигә ташлап киттең сөю
Ник минеке булалмадың,
Нигә мәңгелек ут кебек,
Дөрләп- дөрләп яналмадың.

Барысы үткәннәрдә калган,
Ташлап булмый һич йөрәктән,
Әрнүләрем ургып чыга,
Ургып чыга иң үзәктән.

***

Көтәмен хәбәреңне
Көтәмен хәбәреңне,
Бирмәсәм дә серемне.

Горурлык сакласам да,
Сагынамын үзеңне.

Тыштан сиздермәсәм дә,
Эчтән янам- көям мин.
Сөям дип әйтмәсәм дә
Сине өзелеп сөям мин.

Онытырмын дисәм дә,
Көн дә искә төшәсең.
Йөрәгемне яралап,
Күз алдыма киләсең.

Аралар хәзер ерак,
Килермен сиңа урап.
Яндырма йөрәгемне,
Түзә алмамын озак.

  (Әнис Сафиуллин сүзләре, Лилия Мәхмүтова көе)

***

Ә гөлләрең бүген терелгәннәр
Февраль генә әле югыйсә,
Урамнарда көләч кояш көлә,
Битне назлап яз җиле исә.

Алар инде күптән шиңгән иде,
Моңсуланды тәрәз төпләрең.
Караңгылык, билгесезлек белән
Үтә иде кышкы кичләрең.

Ә гөлләрең бүген баш күтәргән,
Яшәү ямен биреп җиһанга
Авыр чаклар барыбер бер уза ул,
Көч- рух кирәк һәрвакыт җанга.

Җаным, Гүзәлем

Агымсулар ага талгын гына,
Агалар бит алар үзәнгә.
Йөрәк җылым һаман багышлана
Кара чәчле чибәр Гүзәлгә.

Беләсеңме син, җаным, Гүзәлем
Йөрәгемнең өзелеп типкәнен.
Беләсеңме син шашкын күңелнең
Сине шулай өзелеп көткәнен.

Агымсулар кирегә акса да,
Кире кайтмый минем үткәнем.
Ә йөрәгем һаман яшь калыр күк
Сине уйлап, җаным, Гүзәлем.

Акчарлак оча агымсу өстендә,
Уйнаклый ул биек күкләрдә,
Йөрәгемне бары сиңа ачам,
Кара чәчле чибәр Гүзәлгә.

 (Әнис Сафиуллин сүзләре, Альберт Исмаил көе)

***

Ак карлар тузгыйлар буранда
Агартып дөньяның карасын.

Язмышта ялгышым булсаң да,
Мин Сине өзелеп яраттым.

«Ташламам мәңгегә»,- Син дидең,
Бәгырьгә үтте шул карашың.
Вәгьдәңдә торырлык булмагач,
Нигә дип үзеңә караттың?!

Бәхетле мизгелләр тойганда
Ахрысы, хисләрдә адаштым,
Берни дә күрмәдем, сизмәдем
Сөям дип акылдан мин шаштым.

Ә карлар тузгыйлар буранда,
Кузгатып йөрәгем ярасын,
Язмышта ялгышым булсаң да,
Мин Сине өзелеп яраттым.

***

Хәлең ничек дип сорыйсың
Шактый гомерләр узгач,
Чәчәккә дип бөреләнгән
Мәхәббәт гөле сулгач.

Аңлый алсаң ,аңла инде
Сулар кирегә акмый,
Сөю учагын сүндердең
Хисләр дә кире кайтмый.

Бәхетле булдыңмы икән
Башка ярыңны табып,
Мәхәббәтеңне аңлаттың,
Хатларыңа Син салып.

Тормыш җепләре чуалган,
Сүтә алырсың микән.
Соңлап кына аңлагансың
Ялгышыңны Син, иркәм.

***

Ә Мин Синнән көн дә хәбәр көтәм,
Үпкәләттем Сине, гафу ит.
Мәңге шулай көтеп хәлдән тайсам,
Йөрәккәем түзә алмас бит.

Беләм, Сиңа хәзер юллар ябык,
Йөрәгең дә бикле йозакка.

Оныта алмау инде тилелектер
Барыр микән газап озакка.

Бергә йөргән урман сукмагыннан
Хәзер ялгыз гына атлыйм мин
Аерылудан ачы сагышымны
Ниләр генә итеп басыйм мин.

Тиле күңелем белән хәбәр көтәм,
Үпкәләттем Сине, гафу ит.
Чиге чыгар, бәлки онытырмын,
Йөрәк мәңге түзә алмас дип.