Хәйруллина Ризидә Абдуләхәт кызы иҗаты
Әнием җылысы
Яратуы белән җылыта ул,
Һәр нәрсәгә ничек өлгерә?!
Кайнар ашы һәрчак әзер аның,
Уйный синең белән, көлдерә.
Юындыра сине, киендерә,
Бакчасына илтә, мәктәпкә.
Авырма син, әнием, яшә озак,
Безнең белән бергә, рәхәттә.
Балаларын яши гел кайгыртып,
Назлы көйләр көләп йоклата.
Ул сөйләгән матур әкиятләр,
Балачакка кабат кайтара.
Яргаланып беткән кулы белән
Ул сыпырып куйса җилкәңнән,
Таралалар барлык борчуларың,
Искә төшә күптән үткәннәр.
Начарлыктан сине ул гел саклый,
Гаепләрең булса, кичерә.
Бала үсеп, олы юлга баскач,
Бәхет тели аңа кич – иртә.
Исән чакта онытмасак иде,
Тапкан – баккан газиз ананы.
Хәбәрләшеп яшик, хәлен сорап,
Кайгыларга салмый аларны.
Исәннәргә Ходай гомер бирсен,
Саулыгыннан бер үк аерма.
Аналарга бала – яшәү яме.
Өмет канатларын каерма.
Балаң килә сиңа киңәш сорап,
Чәчәләренә кырау кунса да.
Кайгы – шатлыкларын уртаклаша
Үзе күптән ана булса да.
Син барында безгә шундый уңай,
Назлап сөя кулың, күзләрең.
Чакыралар әни синең янга
Туган йортның һәрбер бизәге.
Саулык – сәламәтлек телим, әни сиңа.
Рәхәт үстек синең кочакта.
Гел шатлыклар түгел, борчулар да
Китергәнбездер без кайчакта.
Беләм, әни, гафу итәсеңне,
Син безне дә шулай өйрәттең.
Яратабыз сине чын күңелдән,
Безнең өчен син бик кыйммәтле.
Ак калфаклы апаларга мәдхия
Бәйрәмнәрдә ак калфагым киям,
“Тәфтиләүне” җырлый күңелем.
Туган илем, телем яшәгәндә,
Мин кирәксез кеше түгелмен.
Чиккән кәләпүшле бабакаем
Моңлы тальян гармун тартканда,
Ак яулыклы газиз әбекәем
Җыр җырлаган бала бакканда.
“Рамай”, “Рәйханнар”ны онытмабыз,
Сабантуйда атлар чапканда.
“Зөлхиҗәләр” истән чыга алмый
Ак калфаклы кызлар бар чакта.
Сез барында һич тә онытылмас
Каз өмәсе, карга боткасы.
Галиябану, Гөлҗамалны җырлый
Бабаларның иң-иң остасы.
Пар атларда җырлап, килен төшә,
Урам әйләнәләр солдатлар.
Озын колга алып, сабантуйга
Бүләк җыйган чаптар атларга.
Гореф-гадәт, йола һич югалмас
Безнең янәшәдә сез барда.
Кайгы -хәсрәт күрми сез яшәгез,
Исән булып, изге юлларда.
Анам телен, изге Тукай телен
Киләчәккә илтеп килешем.
Саф күңелле әби-апаларның
Хәл-әхвәлен белеп йөрешем.
