Хакимуллина Зөһрә Хәмит кызы иҗаты
Парлы ялгыз
Утырдык та ишеп киттек
Парлы тормыш көймәсен.
Ярда яккан учак сүнде,
Сакламадык, күрәсең.
Кояшым дип сөйгән идем
Булалмадың аем да.
Серләремне сиңа түгел,
Сөйлим ялгыз каенга.
Җылытмыйсың йөрәгемне,
Сүзләрең дәва түгел.
Күктән сөю көтә-көтә
Авышты ярты гомер.
Сөюемне телә-телә
Салкын учакка салам.
Салмас идем, мөлдер-мөлдер
Күземә карый балам.
Парлы ялгыз син дә, мин дә,
Уртак түшәк өшетә.
Мендәремдә ай балкымый,
Кояшым да читлектә.
Әй, авылым…
Әй, авылым, әрнетәсең йөрәгемне,
Минем белән бергә син дә картаясың.
Урамыңда җилләр куып шаярышкан
Гамьсез балаларың кайда, кайларда соң?
Бушап калган әнкә-йортлар төзелешеп,
Көн дә көтә, төн дә көтә үксезләнеп.
Чарасызлык, сагыш ялмый өй төсләрен,
Эчен, тышын әрсезләнеп, нәфесләнеп.
Ыңгырашып куя кайчак, йә уфтанып.
Уйлар хуҗа, көрсенүләр патша монда…
«Аллаһыбыз ташламас!»– дип өметләнеп,
Җыелалар картлар мәчет намазына.
Ашыктырма!
Кипкән яфрак килеп кунды
Күпне күргән иңнәремә.
«Әйдә, бергә китик!» – диме
Мәңгелек тын илләренә.
«Минем кебек агачыңнан
өзелерсең!» – диме беркөн.
Күкләр язган кануннарга
Каршы тормас инде беркем.
Кыштыр яфрак! Көтсен туфрак!
Кипшенмәдем!.. Ашыктырма!..
Эчәр суым саекмады –
Чишмәләрем ташып тора!
Ашыктырма… Ашыктырма…
Чишмәм тулган сихри моңга.
«Җырла!» – диеп Хәят дәшә,
Ашыктырма… Ашыктырма!!!
