Җиңү паркы
Биектау авылында Җиңү паркы 2012 елда ачылды. Парк Биектау станциясен һәм авылны тоташтырып, халыкның яраткан ял урынына әйләнде дип әйтергә мөмкин. Барлык мәдәни-спорт чаралары биредә үткәрелә. Бу Яңа ел, Балаларны яклау көне, Яшьләр көне, Республика көне һәм башка бик күп чаралар. Җиңү паркында станция һәм авылда яшәүчеләр өчен, бигрәк тә балалар өчен, сугыш машиналары, Л- 29 реактив самолеты, хәрби вертолет һәм балалар аттракционы урнаштырылды.
2013 елда без барыбыз да район халкының Универсиада уты эстафетасында катнашуында шаһит булдык. Бу зур вакыйга иде. Паркта памятниклар да куелган: Тыл хезмәтчәннәренә ,сугыш елларында тылда Бөек Җиңүне якынайтучылар хөрмәтенә; Локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда һәлак булган якташларыбызга; Чернобыль АЭСында һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга; Сәяси репрессия корбаннарына.

