«Китап патшалыгына сәяхәт»
Китапханәгә беренче тапкыр Биектауның «Байгыш» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең хикәясен тыңладылар. Ул балаларны китаплар һәм журналлар белән таныштырды,. Китапларны дөрес эшкәртү, сайлау һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында әңгәмә алып барылды. Балалар китапларның нинди принцип буенча урнашуларын белделәр. Аларга китапханәгә ничек язылырга һәм бердәм уку билеты нәрсә өчен кирәклеге турында сөйләнде. Мондый билет булганда, һәркемнең Татарстан Республикасының барлык китапханәләреннән китап алу мөмкинлеге туа. .Балалар бик сокланып, матур бәйләүле китапларга карадылар. Алар әле беркайчан да аның кадәр күп китап күрмәгән.

