Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Цифровая культура”

Биектау авыл китапханәсендә “Цифровая культура” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Билгеле булганча, интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала, китап укый, төрле уеннар уйный алалар. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга бу дәрестән соң җавап таба алдылар. Китапханәче укучыларга интернетның мөмкинлекләре һәм тискәре яклары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырды. Мәгълүмати сәгать барышында балаларга презентация күрсәтелде, шулай ук алар компьютер, интернет турындагы  китаплар белән таныштылар.