Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Тылсымлы хикәяләр»

Үзәк балалар китапханәсендә Евгений Пермякның «Тылсымлы хикәяләре» дигән очрашу булды. Ул язучыга 120 ел тууына багышланган иде. Чарада Биектау 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары катнашты.

 Китапханәче балаларны Евгений Пермяк иҗаты белән таныштырды. Алар язучының китап геройлары гади кешеләр икәнлеген белделәр. «Тылсымлы буяулар» әкиятен тыңлаганнан соң, балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: «Осталыкның сере нәрсәдә?”, “Ничек үз эшеңнең чын остасы булырга?”, “Кеше хезмәтенең бәясе нинди?». Аннары яшь укучылар «Алтын кадак» әсәре буенча мультфильм карадылар. Кызыклы һәм гыйбрәтле мультфильм караганнан соңхезмәтнең, чыннан да, «тылсымлы көч»булуы турында сөйләштеләр. Соңыннан очрашуда катнашучылар Пермяк әкиятләре геройлары тылсымлы көчләрдән ярдәм эзләми, дигән нәтиҗә ясады. Алар тырышлык, сабырлык һәм хезмәт белән авырлыкларны җиңеп чыгалар.