Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Үлемсез әдәби полк»

28 октябрь көнне Биектау үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы белән очрашу узды. «Үлемсез әдәби полк» – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге проекты. Проектның максаты – Татарстан фронтовик язучыларының проза, поэзия һәм публицистика әсәрләрен популярлаштыру: Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Ян Винецкий, Павел Евгеньев, Сергей Ефремов, Тихон Журавлев, Рәмзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Костригин, Владимир Мальцев, Анатолий Мелузников, Аркадий Мельников, Геннадий Паушкин, Мәҗитә Рәфыйкова, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстой.

Проект җитәкчесе Г. И. Зәйнуллина-Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм нәфис тәрҗемә секциясенең әдәби консультанты; Владимир Леонидович Нежданов, В. Аксенов йорт-музее каршындагы «Реплика» әдәби – музыкаль театрының сәнгать җитәкчесе;

Александр Леонидович Авакумов, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, «Реплика» әдәби-музыкаль театры артисты.