Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Экологик викторина.

10 ноябрьдә Биектау үзәк китапханәсендә танып-белү эковикторинасы үткәрелде. Анда беренче мәктәпнең 8 нче медицина сыйныфы укучылары катнашты. Алар өч командага бүленде: «Яшь экологлар» – капитан Илсөя Гыйльметдинова, «Табигатьне саклаучылар» – Дарина Смердова һәм «Планета хуҗалары» – капитан Әмир Юнысов. Балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, командаларда эшләү күнекмәләрен һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар һәм киләчәктә китапханә чараларында катнашырга теләкләрен белдерделәр, чөнки алар табигать белән дөрес аралашу белемнәрен һәм күнекмәләрен арттырып кына калмыйча, аны сакларга, күбәйтергә теләк уята.