«Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез»
Коркачык авылы китапханәсендә Халыкара толерантлык көненә балалар өчен «Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» дигән тематик чара уздырылды. Чара барышында балалар «толерантлык» сүзенең нәрсә аңлатканын белделәр, толерантлык турында дөрес фикер формалаштырдылар. Әлбәттә, уйнап алырга да өлгерделәр. «Портретны яса»,«Безнең охшаш якларыбыз» дип аталган команда уеннары барыбыз да төрле икәнебезне аңларга булышты. Без барыбыз да чәч төсе, холыкларыбыз, үз – үзебезне тотышыбыз белән аерылып торабыз, төрле урамнарда яшибез һәм төрле китаплар укыйбыз. Ләкин бер үк вакытта без охшаш. Балалар «Мәкальне җыегыз»уенында үз белемнәрен күрсәттеләр, толерант шәхескә хас булган сыйфатларны ачыклап,«Дуслык чәчәген» ясадылар, бер як ботагында кешенең уңай сыйфатларын, икенчесендә начар сыйфатларны җыеп «Дуслык агачын» үстерделәр.
