Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кеше һәм табигать»

  17 ноябрь көнне  Казаклар авыл китапханәсендә «Кеше һәм табигать» исем астында эклолгик тәрбия сәгате үткәрелде.Балалар белән кыскача табигать турында китап күргәзмәсе белән танышып, әңгәмә үткәрдек.
    Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар. саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.Табигатьне саклау безнең бурыч.Менә шул уңайдан бездә табигатҗнаң саклап калуның бер төре кошлпрны саклау.Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз.  Кошлар – табигать күрке. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр – агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны саклыйк. Шул вакытта кошлар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч очышлары белән кешеләрне сөендерерләр.