«Яшьләр наркотикларга каршы»
22 ноябрь ноябрь көнне Әлдермеш авыл китапханәсендә яшьүсмерләр өчен «Яшьләр наркотикларга каршы»дигән темага файдалы мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында Әлдермеш урта мәктәбе укучылары наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм һәлакәткә китерү нәтиҗәләре турында белделәр. Алар өчен сәламәт яшәү рәвешенә чакыра торган презентация һәм видео-белешмәлек әзерләнгән иде. Яшьүсмерләргә интерактив уен үткәрелде һәм кроссвордлар чишелде.
